Эссе көннәрдә күбрәк су эчәргә, майлы ризыклардан баш тартырга кирәк
Җәйге эссене кичерер өчен гади киңәшләр:
- Кызу көннәрдә ачык һавага 10-11 сәгатькә кадәр чыгарга кирәк, соңрак яшел зонада агачлар күләгәсендә торырга мөмкин.
- Су режимын сакларга кирәк - тәүлеккә 2,5-3 литр эчәргә. Ләкин йөрәк авыруы булганда табиб белән киңәшләшергә кирәк, йөрәккә йөкләнешне арттырмас өчен.
- Җәен гади су түгел, мәсәлән, лимонлы су яки тынычландыручы үләннәрдән ясалган чәй эчәргә тәкъдим ителә.
- Тәүлек рационында майлы һәм аксымлы азыкны чикләргә кирәк. Күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр кулланыгыз.
- Эсседә физик йөкләнешләрдән һәм спорт белән шөгыльләнүләрдән качарга кирәк.
Кояш яки эссе сугуның кайсы да булса билгеләре булганда, тиз генә табиб чакырыгыз. Бөркү транспортта яки урам уртасында көтмәгәндә аңын югалткан кешегә ярдәмне вакытында һәм дөрес күрсәтә алу бик мөһим. Моның өчен кешене күләгәгә күчерергә, саф һава килү белән тәэмин итәргә һәм табиб килгәнче яткан хәлдә тотарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев