Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Эссе җәй кайчан килер

Җылы һава торышы көтә-көтә май ае да узып китте. Июньнең дә беренче яртысын ваклыйбыз инде. Һава торышын халык билгеләренә нигезләнеп фаразлаучылар һәм танылган бакчачылар июньнең беренче яртысы салкын булачагын күптән әйтеп килделәр инде. Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов та кыяр-помидорны, җылы ярата торган башка культураларны ачык туфракка 15 июньнән соң гына...

Җылы һава торышы көтә-көтә май ае да узып китте. Июньнең дә беренче яртысын ваклыйбыз инде.

Һава торышын халык билгеләренә нигезләнеп фаразлаучылар һәм танылган бакчачылар июньнең беренче яртысы салкын булачагын күптән әйтеп килделәр инде. Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов та кыяр-помидорны, җылы ярата торган башка культураларны ачык туфракка 15 июньнән соң гына утыртырга киңәш итте. "Туфрак чын-чынлап шул вакытларга гына җылыначак", диде бакчачы. Ул шулай ук июльнең эссе булачагын да фаразлады.

Синоптиклар да июньнең икенче яртысында, июль һәм август айларында һава температурасы башка еллардагыга якын булачак, диләр. Сентябрь дә җылы булырга охшаган дигән фикерләр дә бар.

Ничек кенә булмасын, "табигатьтә начар һава торышы юк" дигәнне онытмыйк. Иң мөһиме, давыл-гарасатлар, фаҗигаләр булмасын. Ә җылы җәй килер ул, бары бераз сабыр гына итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев