Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Фәнил Сираев: Мәктәп еллары, армия хезмәте, беренче хезмәт чыныгулары, җитәкчелек вазифалары - барысы да кичә генә кебек

2010 елдан Исәнбай авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән, районда олы хөрмәт яулаган, күп авыл башлыкларына остаз булган Фәнил СИРАЕВны лаеклы ялга озаттылар

Фәнил Фаиз улы гомере буе туган авылында хезмәт куйды. Озак еллар колхоз рәисе, районга инвестор булып “Ак Барс-Әгерҗе” агрофирмасы килгәч “Исәнбай” бүлекчәсендә идарәче вазифаларын башкарды. Чын мәгънәсендә, эшне булсын дип башкара торган, һәркем белән уртак тел тапкан, яңалыкка омтылган җитәкче булды ул. Шул вакытта ук колхозчыларның, авылдашларның ихтирам-хөрмәтен яулады.

Ә 14 ел элек җирлек башлыгы булып сайлангач, Исәнбайның йөзен үзгәртү, аны төзекләндерү өчен янып эшләде. Бу җирлек, республика программаларында актив катнашып, урта мәктәп, Мәдәният йортына капиталь төзекләндерү уздырылды, амбулатория, ветеринария пункты, балалар мәйданчыгы сафка басты.

Авыл эчендәге юллар, урамнарны яктырту проблемалары да акрынлап хәл ителде. Үзара салым акчаларына төзекләндерелгән Габдрахман чишмәсе дә авыл халкы яратып йөри торган урын хәзер. Бу эшләрнең башында, әлбәттә, авыл башлыгы Фәнил Фаиз улы һәм аның көчле командасы торды.

Җитәкчене эшлеклелек, төгәллек, кирәк вакытта таләпчән булу кебек сыйфатлардан тыш, гадилек тә бизәде. Ул кышын тракторга утырып урам юлларын ачты, иң беренче кулына чалгы тотып өмәгә чыкты... Әнә шулай, үз артыннан халыкны ияртә белде.

Фәнил Фаиз улы олыны – олы, кечене кече итә белде. Өлкәннәрнең генә түгел, кечкенә балаларның да хәлләрен белү – аның өчен гадәти күренеш. Авыл кешесенә борчу-хәсрәт килгәндә иң беренче ярдәмгә ашыкты, һәрьяклап ярдәм кулы сузды.

Җитәкчене лаеклы ялга озатуга багышланган чарага район башлыгы Ленар Нургаянов та килде.

– Фәнил Фаиз улы гомере буе үз җирлегендә намус белән, зур тырышлык куеп эшләде. Без Сезнең әле киләчәктә дә яшьләргә остаз, аларга ярдәмче булуыгызны, тәҗрибәгез белән уртаклашып торуыгызны телибез, – дип Ленар Фәрит улы Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

– Күп еллар аңлашып, уртак фикергә килеп эшләдек. Туган авылыбызны ихлас яратканыгыз, күңел биреп, янып эшләгәнегез өчен зур рәхмәт, – диде район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев та.

Тугызбуй төбәге авыл башлыклары Хәлил Закиров, Дамир Әхмәтов, Эрнест Ганиев, һәрдаим мәктәп тормышы белән кызыксынып, проблемаларны хәл итүдә ярдәм кулы сузганы өчен Исәнбай мәктәбе коллективы Фәнил Фаиз улына изге теләкләрен җиткерделәр.

– Барысы да кичә генә кебек: мәктәп еллары, армия хезмәте, беренче хезмәт чыныгулары, җитәкчелек вазифалары... Гомер уза... Лаеклы ялга китәр вакыт җитте. Әлбәттә, бу уңышларга без бердәм команда белән ирештек. Мин район җитәкчеләренә, кул астымда эшләгән хезмәттәшләремә, авылдагы оешма-учреждение коллективларына бик рәхмәтле, – диде Фәнил Фаиз улы йомгаклау сүзендә.

...Зал җитәкчене аягурә басып алкышлады. Бу – авылдашларның җитәкчегә карата олы ихтирам, ярату һәм тирән хөрмәт билгесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев