Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Фәрит–Эльмира ҖӘЛӘЛОВЛАР: «Авылдан да рәхәт җир юк ул»

“Заманында шәһәрдә дә яшәп карадык. Әмма ыгы-зыгылы тормыш күңелгә ятмады. Авыл бөтенләй икенче инде. Күкрәк тутырып һавасын сулыйсың, бакча үстерәсең, мал асрыйсың. Ишегалдыннан, капка төбеннән бер әйләнеп керүе генә дә ни тора?! – диләр Тирсәдә яшәүче Фәрит–Эльмира ҖӘЛӘЛОВлар

“Заманында шәһәрдә дә яшәп карадык. Әмма ыгы-зыгылы тормыш күңелгә ятмады. Авыл бөтенләй икенче инде. Күкрәк тутырып һавасын сулыйсың, бакча үстерәсең, мал асрыйсың. Ишегалдыннан, капка төбеннән бер әйләнеп керүе генә дә ни тора?! – диләр Тирсәдә яшәүче Фәрит–Эльмира ҖӘЛӘЛОВлар. 

КЫЗЫКТЫРМЫЙ ШӘҺӘР

Балачагы Әгерҗедә узса да, Фәрит һәр каникулда Чишмәдә гомер кичергән әби-бабасына кунакка кайта торган була. Шушы авылның хәтфә кебек яшел чирәмендә аунап үскән малай мин, ди ул хәзер дә горурланып. Гаиләләре белән Тирсәгә күченгәндә үсмер була инде ул. Мәктәпне тәмамлагач армия хезмәтендә булырга, аннан берничә ел шәһәрдә яшәргә туры килсә дә, авыл барыбер үзенә тарта.   

...Яшьтәшләренең күбесе шәһәр тормышын сайлаганда Кодаш авылында туып-үскән Эльмираның да андый мөмкинлеге була. Шәһәргә китеп укырга да керә ул. Әмма сагыну үзенекен итә. Ул туган авылына әйләнеп кайта. 

Яшьләр Кодашта танышалар. 

–    90нчы елларда авылыбызның гөрләп торган чагы иде. Яшьләр күп, клубта көн саен йә кино күрсәтәләр, йә дискотека була. Беренче тапкыр дус кызлар белән клубтан кайтканда озатты мине Фәрит, – дип сөйли Эльмира. 
Һәм шуннан яшьләр башка аерылмыйлар инде. Озакламый ике авылда да гөрләп туйлар уза... 

ТЫРЫШЛЫК КЫНА КИРӘК

Тырышсаң, авылда да менә дигән итеп яшәп була, диләр Җәләловлар. Аякка ныклап басканчы, балалар буй җиткәнче алар абзар тутырып мал асрыйлар. Күп еллар өч сыер тоталар. Сөт һәм сөт ризыкларын базарга алып барып саталар. Печән хәзерләү, бакча эшкәртү өчен трактор да сатып алалар. Хәзер дә сыерлары һәм башка мөгезле эре терлекләре бар. Җәй көне күпләп кош-корт та үстерәләр.  

–    Мал асрау балаларга эш белән үсәр өчен бер шөгыль дә әле ул. Олы улларыбыз Фларид белән Фәнзил әтиләренә ияреп бик кечкенәдән эш серләренә өйрәнделәр. Хәзер 3 сыйныфта укучы төпчегебез Фәрхан – әтисенең уң кулы. Маллар карарга да булыша, техника серләренә дә төшенеп килә, – ди Эльмира.  

СӘХНӘ ТОРМЫШЫНДА КАЙНЫЙЛАР

Авылда тормыш бертөсле инде, диючеләр дә ялгышалар диләр Җәләловлар. Алар, мәсәлән, икесе дә күп еллар үзешчән сәнгатьтә кайнап яшиләр. Мәдәният йортында уза торган чараларны моңлы тавышлары белән бизиләр. Эльмира кечкенәдән авыл клубында, мәктәптә бәйрәм-кичәләрне җырлары белән бизәсә, Фәриткә моң бабаларыннан күчкән. Мәктәпне тәмамлаганчы ук Тирсә Мәдәният йортының элекке директоры Миңнур Һадиева җитәкчелегендә авыл үзешчәннәре белән бергәләп Казанга кичке уеннар сәхнәләштерергә барган артист ул. Быел Әгерҗедә район үзешчәннәренең “Мәдәни салават күпере“ фестиваленең йомгаклау концертында парлап чыгыш ясап та сокландырдылар алар. Әгерҗе шәһәре көнендә дә гармунчылар сафын тулыландырдылар. Ә авылда бер генә бәйрәм дә бу гаилә катнашыннан башка узмый. Тормышта гына түгел, сәхнәдә дә Фәрит белән Эльмира бер-берсен әнә шулай тулыландырып торалар. 

БАБАСЫ ИСТӘЛЕГЕ

Фәритнең тагын бер сәләте бар. Ул – Габдулла һәм Каюм бабаларының шөгылен дәвам итүче гармунчы. Кулына Габдулла бабасы бүләк итеп калдырган гармунын ала да карашын еракка төбәп рәхәтләнеп озын моңлы көйләрне суза... 

–    Әтием “Малыш“ аккордеонын алып кайтканда кечкенә идем әле. Беренче көйләр нәкъ менә шул уен коралында туды. Аннан әткәй тальян бүләк итте. Мин үзлегемнән шуларда уйнарга өйрәндем, – ди Фәрит. 

Оныгының сәләтен күргән Габдулла бабай аңа үз гармунын бүләк итә. Иң кадерле истәлек итеп саклый аны Фәрит. 

–    Шул гармунны алам да сәгатьләр буе уйныйм. Ялгыз каласы килгән чакларда телләрен мунчага барып тартам, – ди ул. 

Ә улларыгызда андый сәләт бармы? – дип сорыйбыз. 

–    Җырлыйлар. Төпчеге бигрәк тә җырга тартыла. Ә гармунда уйнамадылар. Анда бит теләгең булса гына өйрәнергә мөмкин. Ә мәҗбүриләп өйрәтүнең файдасы юк дип уйлыйм, – ди Фәрит. 

ГӨЛЛӘРЕМ-ГӨЛКӘЙЛӘРЕМ

Ә Эльмира гөл-чәчәкләргә гашыйк. Әнисе Хәтирә апа кебек һәр тәрәзә төбендә яран гөл үстерә ул. Идәндәге зур-зур чүлмәкләрдәге гөлләргә дә сокланып туеп булмый. Бу матурлык җәй көне бакчага күчә. 

–    Яратам гөлләрне. Туган көнемә дә иң кадерле бүләк итеп кабул итәм мин аларны, – ди Эльмира. 
Әнә шулай, авыл тормышына гашыйк булып, үзләре дә шуңа ямь өстәп яшиләр Җәләловлар. Һәм бу аларны тулы бәхетле итә.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев