Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Фазыл Хаҗиев: Үземне башка техникада, башка эштә күз алдына да китермим...

Нәүрүз” ширкәтендә хезмәт куючы Фазыл ХАҖИЕВ – 33 еллык бай стажлы шофер

 – Мин әти алдына утырып машина рулен борып үскән егет түгел. Фермада терлекчелектә эшләгән әтинең төп техникасы ат булды. Без – ат өстендә үскән малайлар. Аны, кем әйтмешли, күз йомып та җигә һәм тугара белә идек, – дип балачак хатирәләрен барлый Фазыл.

Ике улына мотоцикл алып бирә Зиннур абый. Фаяз энекәше Фазылны мотоцикл йөртергә генә өйрәтеп калмый, аны ничек көйләргә кирәклегенә дә төшендерә. – Техникага кызыкканмындыр инде, кечкенә чакта ук “шофер булам” дип йөри идем. Һәм шул хыял чынга да ашты, – ди ул.

Узган гасырның 80- 90нчы елларында районыбыз егетләре иң күп укыган Кукмарадагы шоферлар әзерли торган курсларда Фазыл белән бергә ике сыйныфташы да белем ала.

– 1989 елда районнан 80гә якын егет йөк машинасы йөртүчесенә “права” алдык. Күбебез колхозларга эшкә дә кайттык, – ди ул. Яшь шофер Ленин исемендәге колхозда язгы чәчү кампаниясендә ГАЗ-53 машинасында эшли. Җәен армия сафларына алынып, анда да ике ел шофер булып хезмәт итә. 1991 елда туган авылына кайткач КамАЗга утырган Фазылның әлеге техниканы иярләвенә быел 33 ел булган.

– Минем хезмәт стажым КамАЗымныкына караганда азрак, аңа 40 “яшь” инде, – дип елмая ул.

 – Шофер өчен иң мөһиме – техниканың сәгать кебек эшләве. Шуңа күрә аны кышкы чорда төзекләндереп куям. Кызу эш вакытында ватылулар булгалый, әмма моңа кадәр җитди ремонт таләп ителгәне юк, – ди Фазыл. 

Фазыл чәчүдә дә, терлек азыгы хәзерләүдә дә, урып-җыю чорында да алны-ялны белми эшли.

- Язын басуларга орлык ташыйм, аннан сенажга күчәм. Урак өстендә ындыр табагында чәчүлек орлык әзерлибез, – ди ул.

Мин үзем сәламәтлегем булганда шофер эшен ташламаячакмын, КамАЗымнан аерылмаячакмын. Чөнки үземне башка техникада, башка эштә күз алдына да китермим...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев