Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Ферма бетсә, Исәнбай таралмасмы?

"Хөрмәтле редакция! Узган ел Сезнең газетада кайбер хуҗалык­лар­да хезмәт хакының яртышар елга тоткарлануы, тәҗ­ри­бәле бел­геч­ләрнең эш­тән китүе, аеруча Пелә­мәш авылында терлек-туарга тиешле тәрбия бул­мавы турында мәкалә басылып чыккан иде. Рәх­мәт Сезгә. Уңай үзгәрешләр шактый булды. Дөрес, еллар буена җыелып килгән проблемаларны тиз генә хәл итеп бетереп тә булмыйдыр. Безне иң...

"Хөрмәтле редакция! Узган ел Сезнең газетада кайбер хуҗалык­лар­да хезмәт хакының яртышар елга тоткарлануы, тәҗ­ри­бәле бел­геч­ләрнең эш­тән китүе, аеруча Пелә­мәш авылында терлек-туарга тиешле тәрбия бул­мавы турында мәкалә басылып чыккан иде. Рәх­мәт Сезгә. Уңай үзгәрешләр шактый булды. Дөрес, еллар буена җыелып килгән проблемаларны тиз генә хәл итеп бетереп тә булмыйдыр. Безне иң борчыганы - эшләр шулай дәвам иткәндә, киләчәктә авылыбыз белән эшсез калуыбыз бар.


Безнең Исәнбай авылы элек-электән эшчән халкы белән дан тоткан. Хә­зер дә шулай. Чәчү булсынмы, урып-җыюмы - районда беренчеләрдән булып башкарып чыгабыз. Терлекче­лек­тә дә уңышларыбыз бар. Ферма тулы мал-туар, азыкны мулдан әзерләдек.


Әмма тораклар иске, ватылып, җимерелеп бара. Озак еллардан бирле тиешле ремонт ясалганы юк. Быел исә төзәтеп тә тормаска җыеналар. Әй­түләренә караганда, инвестор, булган малларны башка фермаларга та­­ратып, безнең терлекчелек комплексын ябар­­­га җыена.


Ел буена авыл халкын эшле иткән бердәнбер комплексны да бетер­сә­ләр, терлекче, механизатор, сыер савучы кая барыр? Йөздән артык кеше эшсез калырмы? Ферма бетсә, авыл таралачак..."


Хатны алу белән, иртә таңнан юлга кузгалдык. Шулай да өч йөз чакрымга якын юл үтеп, Исәнбай авылына барып җиткәндә, сә­гать унике тулып килә иде инде.


Фермада төшке ашка таралганнардыр дип, авыл урамнарын әйләнергә булдык. Үзәк урамнар гына түгел, башка юлларга да таш түшәлгән. Өйләрне дә бер­сеннән-берсе матуррак итеп төзиләр икән. Ишегаллары тулы мал-туар, терлек азыгын да күпләп әзер­ләгәннәр. Авыл уртасында мәчет балкып тора. Бире­дәге сәүдә үзәге, мәдәният йорты, мәктәп, кибетләргә карап, һич кенә дә бетәргә җыенган авылга охшатырлык түгел.


Терлекчелек комплексы гадәттәгечә, авыл читенә урнашкан. Бер-бер артлы тезелеп киткән ферма биналары, чыннан да, заманы өчен шактый саллы итеп төзелгән. Бүген дә әле тиешле төзәтү эшләре башкарганда, менә дигән итеп эшләрлек. Тик менә әлеге дә баягы төзәтү эшләре генә соңгы елларда бөтен­ләй диярлек алып барылмаган бугай шул. Ишек-тәрә­зәләр кайсы җимерек, кайсы ватык. Түбәләр дә менә-менә ишелергә тора. Мондый биналарга терлек кер­тү түгел, якын килергә куркыныч.


Эзли торгач, авылдан берничә чакрым ераклыктагы терлекләр өчен оештырылган җәйге лагерьны да таптык. Сыерларга су ташучы Фәйзрахман Вәгый­зов гомер буе дигәндәй шушы хуҗа­лыкта эшли. Шуның 30 елын комбайнчы булган. Хәзер дә инде искерүнең аргы ягына чыккан тракторы белән бер генә көн дә эштән калганы юк, диләр.


- Авылыбызга инвестор килгәч, шатланган идек. Баштагы елларда берничә техника кайтты кайтуын. Башлыча колхоздан калган тракторларны төзәтеп эшлибез. Авырлыклар күп. Барысына да түзәбез, ферманы гына бетермәсеннәр, - ди кырык елдан артык хуҗа­лыкта механизатор булып эшләгән Фәйзрахман Касыйм улы.


Хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторлары Денис За­рифуллин белән Рифкат Мөфтиев тә терлекчелек комп­лексын бетерүне авыл­­­ның тамырына балта чабу белән бер дип саный.


Исәнбай хуҗалыгы җи­тәкчесе Ирек Нәгыймов әйтүенчә, ул бу мәсьәләдә "Агро-Кама" җәмгыяте генераль директоры Ленар Гатауллинга да берничә тапкыр мөрәҗәгать итә. Әмма бер генә җавап ала: "Акча юк һәм якын арада булмаячак". "Ахыргы сөй­ләшүдән аң­лавымча, бер­ничә авылда, шул исәптән янәшәдә урнашкан Пелә­мәш һәм Исәнбайда терлекчелек компл­ексын таратырга җые­­­налар", - ди ул.


Хат авторлары, Пелә­мәш авылында уңай үзгә­решләр булды, дип язсалар да, моннан берничә ай элек үзем булган фермаларга кабат күз салып чыгарга булдым. Миңа калса, биредә уңай үзгәреш­ләрнең исе дә юк бугай. Дөрес, хәзер хез­мәт хаклары­ның яртышар елга түгел, ә берничә айга гына тоткарлануын исәпкә алмаганда. Әйтү­ләренчә, башка хуҗа­лык­ларда да эш хакы бирү тәр­тибе үзгәр­мәгән.


Пеләмәш фермасында да әлегәчә бармакка бар­мак суккан кеше күренми. Ватыл­ган-җимерелгән. Кая кара­саң, шунда хуҗасыз­лык, таркаулык хөкем сөрә.


Бима авылы читендә бер­ничә "Нью-Холланд" ком­­­байны күреп, туктарга булдык. Комбайнчылар әй­түенчә, алар бирегә Кадыбаш авылыннан ярдәмгә килгән. Тик икенче көн инде төрлесе төрле сәбәп белән кырга чыга алмаган. Комбайнчылар Марсель Гафаров һәм Руслан Шакиров шактый ерак арадан җәяү килүдән зарлана. Җитмәсә, аларны биредә сюрприз көткән: караучысыз калган ком­байн­ның ягулыгын бушатып алганнар. Ә район буенча урып-сукты­рыл­­ма­ган мәйдан шактый икән әле. Без үтеп киткән Кырынды авылында шундый 900 гектар булуын әйттеләр. Гәр­чә кәгазьдә урып-җыю соңгы гектарларда барса да.


...Һәркайсында ук булмаса да, районның күп авылларында терлекчелек биналары шактый тузган. "Аларның барысын яңабаш­тан төзәтеп чыгу өчен акча җитешми", - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәк­чесе Дилүс Гатауллин.


Чыннан да, әйтик, Яңа Авыл җирлегендә төзелүче 2600 баш мөгезле эре тер­леккә исәпләнгән мегаферманы сафка бастыру өчен ге­нә дә 1 миллиард 179 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Әмма ке­черәк фермалар, тер­лекчелек комплекслары барлыгын да онытып җибәр­мисе иде. Күп авылларның язмышы шуңа бәйле бит. Югыйсә зурга өмет итеп, кеч­кенәдән дә колак кагуыбыз бар.

("Ватаным Татарстан", /№ 126, 30.08.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев