Февраль аенда кыска эш атнасы һәм озын яллар көтелә
Эш атнасы кыска булачак һәм нибары өч көн (20-22 февраль) дәвам итәчәк
Февраль аенда Россия халкын озын ял көннәре көтә, дип искәрттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенең матбугат хезмәтендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«23 февраль, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, эш атнасы кыска булачак һәм нибары өч көн (20-22 февраль) дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә.
Ведомствода искәртүләренчә, атнаның соңгы эш көне, 22 февраль, бәйрәм алды көне булганлыктан, бер сәгатькә кыскарак булачак.
Өстәмә ял көне 1 гыйнвар, якшәмбе көненнән 24 февраль, җомгага күчерелде.
Алты көнлек эш атнасы булганда шимбә, 25 февраль, эш көне санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев