Фотографка күңел күзе дә кирәк
“Һөнәрем буенча мин фотограф түгел. Әмма бу мавыгу гомерем буе озата бара. Алай гына да түгел, яшәешемне мәгънәле итә”, – ди Мукшурда туып-үскән якташыбыз, газетабызның актив хәбәрчесе Шәфкать ГАНИЕВ.
Хәзерге вакытта Ижауда яшәүче якташыбызны күрше Удмуртиядә генә түгел, бездә узучы чараларда да еш очратырга була. Бөтендөнья фотография көне уңаеннан аның белән әлеге мавыгуы турында сөйләштек.
СЫЙНЫФТАШЫМ КЫЗЫКТЫРДЫ
Шәфкать өч сыйныфны тәмамлаганнан соң аларның гаиләсе Тирсәгә күченә.
– “Сельхозтехника” берләшмәсенең гөрләп эшләгән еллары иде ул. Бик тиздән яңа Мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Минем әти берара шунда кино күрсәтүче булып эшләде. Аңа ияреп мин дә йөрдем. Менә шул чакларда ук кино күрсәтү, фотога төшерү кебек шөгыльләргә кызыксыну уянгандыр да инде миндә, – дип сөйли.
– Ә фотога төшерү белән ныклап мавыгып китүемә Омгада бергә укыган сыйныфташым Ләүфир Муллин сәбәпче, – дип дәвам итә.
Сүз уңаеннан, Тирсә мәктәбен тәмамлаганнан соң, укуын Сарсак-Омгада дәвам итә.
– Ул көн дә мәктәпкә үзе төшергән фотоларны алып килеп күрсәтә иде. Менә шуннан мин дә бик кызыксынып киттем. Күршебездә генә фотога төшерү, аны ясау белән шөгыльләнүче егет яши иде. Фотоны ясау серләренә ныклап төшенергә ул ярдәм итте. Чөнки фотога төшерү катлаулы булмаса да, аны ясар өчен бик күп нәрсәләрне белү мөһим, – дип сөйли. – Фотоны зурайту, ачыгайту (проявить) өчен бик күп җайланмалар да таләп ителә. Бу яклап ЗИЛ машинасы тормозының кызыл уты да, үземнең фильмоскопны да эшкә җигәргә туры килде...
– Менә шуннан китте инде: кайда гына булсам да, кая гына барсам да, фотоаппаратны үземнән калдырмадым. Шуның ярдәмендә беренче хезмәт хакымны эшләп алганым да хәтердә. Тракторчылар, шоферлар курсын тәмамлаучыларга бер төрле зурлыкта утыз фото ясаганга әлеге дә баягы “Сельхозтехника” берләшмәсеннән 5 сум акча түләгәннәр иде ул чакта, – дип хәтер яңарта.
ҺӘР КАДР КАДЕРЛЕ
Армия сафларында хезмәт иткәндә дә яраткан шөгыленнән аерылмый.
– Ул елларда солдат альбомы аеруча популяр иде. Шуңа көне-төне альбомга фотолар төшердек. Мин стена газетасы чыгару өчен дә җаваплы идем. Солдатлар белән әңгәмәләр оештырып, аларның фотоларын куеп чыгара идем әлеге газеталарны. Бик кызыксынып укыйлар иде хезмәттәш егетләр, – дип сөйли.
Армиядән кайткач Ижауның механика заводына эшкә урнаша.
– Тулай торак белән тәэмин иттеләр. Фотога төшерү белән мавыгуымны белгәч бик яхшы фотоаппарат алып бирделәр. Төп эшемнән тыш, бер генә чарадан да калмадым. Чаңгы ярышы буламы ул, мәдәни чарамы, коллектив бәйрәмме – барысына да йөрдем. Шунысын да әйтим әле: ул чакта һәр кадр кадерле иде. Чөнки аны төшерү генә түгел, ясыйсы да була бит әле. Шуңа һәрберсен уйлап, чамалап төшерергә туры килде, – ди якташыбыз.
ФОТОАППАРАТЫМА РӘХМӘТ
– Фотоаппаратыма рәхмәт: кемнәр белән генә очраштырмый да, кемнәр белән генә күрештерми ул: артистлар, җырчылар, шагыйрьләр, язучылар, фән эшлеклеләре, төрле һөнәр ияләре, – ди Шәфкать.
Лаеклы ялда булуына карамастан эшләвен дәвам итеп, яшь вакыттагыча, һаман фотога төшерергә ярата.
– Җай булганда туган якка, туган авылыма да кайтырга тырышам, – ди. – 2017 елда Мукшурда Авыл көне узган иде. Шунда төшерелгән фотоларны кабат-кабат кайтып карап, истәлекләрне барлыйм.
Сүз уңаеннан, аның туган авылына багышлап язылган “Мукшурым” җырын (көен Салагыштан Дамир Муллаәхмәтов язган) Тәбәрле егете Динар Шәймәрданов башкаруында ишетергә мөмкин. Шәфкать кечкенә хикәяләр, нәсерләр дә яза.
– Шулай да иң яратканым – чәчәкләр, бөҗәкләр, гомумән, табигатьне төшерү. Фотога төшерү өчен физик көч тә, сабырлык та, тырышлык та кирәк. Ә иң мөһиме, күңел күзе белән күрә белү. Шул чакта гына фотолар үзеңә дә, башкаларга да ошый, – ди якташыбыз.
Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев