Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Франкфурт-на-Майнега кыш көне дә оча аласыз

Казаннан Германиянең Франкфурт-на-Майне шәһәренә хәзер көзен һәм кышын да туры рейслар дәвам итәчәк. Бу рейс пассажирлары өчен яңа отышлы шартлар булдырылды. Очышлар атнага ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга булачак. Казаннан сәгать 10 да очып китә һәм Франкфурт-на Майнега 13.20дә килеп җитә. Ә Казанга 14.55тә китә һәм "Казан" Халыкара аэропортына...

Казаннан Германиянең Франкфурт-на-Майне шәһәренә хәзер көзен һәм кышын да туры рейслар дәвам итәчәк. Бу рейс пассажирлары өчен яңа отышлы шартлар булдырылды.

Очышлар атнага ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга булачак. Казаннан сәгать 10 да очып китә һәм Франкфурт-на Майнега 13.20дә килеп җитә. Ә Казанга 14.55тә китә һәм "Казан" Халыкара аэропортына 19.55тә килеп төшә. Маршрутка Airbus A320 һава суднолары хезмәт күрсәтә.

- Без "Аэрофлот" авиакомпаниясе белән берлектә бу маршрутны үстерү өчен зур эш башкардык. Җәйге навигация әлеге маршрутның пассажирларга ошавын, бу рейслардан татарстанлыларның гына түгел, күрше төбәкләрдә яшәүчеләрнең дә бик теләп файдалануын күрсәтте. Шуңа күрә бу маршрут буенча рейсларны көзен һәм кышын да дәвам итәргә булдык, - ди "Казан" Халыкара аэропорты" ААЖ генераль директоры Алексей Старостин.

Ул бу рейс пассаҗирлары өчен отышлы тәкъдимнәр эшләнүен дә белдерде. Мәсәлән, парковка өчен ташламалы шартлар булдырылды. Франкфурт-на- Майне маршруты пассажирлары өчен аэропорттагы тукталышка машиналарны кую өчен 50 процент ташлама гамәлгә кертелде.

Алексей Старостин бу маршрут пассажирлары өчен башка уңайлы шартлар булдырылуын да әйтте. Мәсәлән, аэрофлот Германиянең тимер юлы белән махсус программа төзеде. Авиабилет алганда Германиянең башка төбәкләренә поезд белән бару өчен бердәм билет та сатып алып була. Бу хезмәт өчен 40 евро түләргә кирәк. Уннан артык пассажир булганда 10 процентка кадәр ташлама да каралган.

Директор сүзләренә караганда, Франкфурт-на-Майне аэропорты иң эреләрдән санала. Самолетта ташыган пасаҗирлар саны буенча ул Европада өченче урында.

Франкфурт-на Майне аша Европа, Америка, Африка илләренә дә очып була. Мәсәлән, бу шәһәрдән Мадрид, Афина, Мальта, Софиягә оча аласыз. "Аэрофлот" хәзер Рим, Милан, Лондон, Париҗ маршрутларын киңәйтү буенча эшли. Пассаҗир бу очракта ике билет ала. Франкфуртка килеп төшкәч, ул багаҗын ала да икенче рейска теркәлә. Кайбер рейсларда багажны ахыргы тукталышка кадәр тапшырырга була.

Казан - Франкфурт-на-Майне маршруты бик уңайлы. Бу маршрут Германия белән Татарстан арасын бар яклап якынайтты.

Алсу ГАТАУЛЛИНА.

"Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев