Габдулла Галиев яшәгән йортка мемориаль такта куелды
“Туган ягым – мәңгелек моңым“ исемле әдәби-музыкаль кичә узды
Кичә Кырынды авылында табиб, язучы, Төрдәле мәчетенең беренче имамы Габдулла ага Галиев яшәгән йортка мемориаль такта куелды.
Аннан китапханәдә Габдулла Галиеның 95 еллыгына багышланган “Туган ягым – мәңгелек моңым“ исемле әдәби-музыкаль кичә узды.
Авыл үзешчәннәре тарафыннан Габдулла аганың драма әсәрләреннән өзекләр куелды, шигырьләре укылды, җырлары башкарылды. Һәр чыгыш Габдулла агага эчкерсез хөрмәт, чиксез рәхмәт хисләре белән сугарылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев