Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Гаилә – җылы учагыбыз“ бәйгесенә фотолар көтәбез

8 июль Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Әгерҗе хәбәрләре" сайтында "ГАИЛӘ - ҖЫЛЫ УЧАГЫБЫЗ" дигән фотобәйге игълан итәбез. Гаиләгез белән табигать кочагында, сәяхәттә яки күмәкләшеп берәр эш башкарганда төшкән сыйфатлы фотогызны редакциянең agr-vesti@mail.ru электрон почтасына йә Вконтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләре аша юллагыз. Редакциягә...

8 июль Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Әгерҗе хәбәрләре" сайтында "ГАИЛӘ - ҖЫЛЫ УЧАГЫБЫЗ" дигән фотобәйге игълан итәбез.

Гаиләгез белән табигать кочагында, сәяхәттә яки күмәкләшеп берәр эш башкарганда төшкән сыйфатлы фотогызны редакциянең agr-vesti@mail.ru электрон почтасына йә Вконтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләре аша юллагыз. Редакциягә (К.Маркс урамы, 8) кертеп чыксагыз да була.

Гаиләдә ничә кеше яшәвегез турында, ниләр белән шөгыльләнергә, кайларда ял итәргә яратуыгыз турында мәгълүмат та языгыз. Фотога кайда төшкәнегезне, исем-фамилиягезне күрсәтергә онытмагыз.

Фотолар 29 июньгә кадәр кабул ителә. 30 июньнән сайтта тавыш бирү башлана. 6 июльдә иң күп тавыш җыючы ачыклана һәм җиңүче "Bonsai" кафесына сертификат белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев