“Гаилә ипотекасы” буенча яңа ярдәм чаралары барлыкка киләчәк
Әлеге үзгәрешләр балалы гаиләләргә кагылачак
Хөкүмәт россиялеләргә “Гаилә ипотекасы” программасы буенча берничә ярдәм чарасы әзерли. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинга РФ Министрлар кабинеты белән киңәшмә вакытында вице-премьер Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Аның сүзләре буенча, бу карар балалы гаиләләргә кагылачак һәм аларга төбәкләрнең кечкенә шәһәрләрендә йорт төзү мөмкинлеге бирәчәк.
“ Без Республика Финанс Министрлыгы белән бик актив эшлибез. Кызыклы тәкъдимнәребез дә бар, – диде вице-премьер Марат Хөснуллин.
Моннан тыш, Хөкүмәт Рәисе урынбасары программаны икенче торак базарына кадәр киңәйтү һәм ипотека алырга теләүчеләр өчен элек гамәлдә булган чикләүләрне бетерү мөмкинлеге булуы турында да сөйләде.
Тулырак «Татар-информ» МА сайтында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев