Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гайбәттән саклан

Пәйгамбәребез: «Бер кеше дин кардәшенең намусын якласа (сакласа), Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә шул кешенең йөзен уттан, газаптан саклар», дигән

Пәйгамбәребез: «Бер кеше дин кардәшенең намусын якласа (сакласа), Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә шул кешенең йөзен уттан, газаптан саклар», дигән.

«Бу хәдис хөкеменә күрә, әгәр мәҗлестә бер мөселман гайбәте сөйләнә башласа, көчләре җитәрлек булган кешеләр өчен рәхәтләнеп тыңлап утыру түгел, бәлки шуны туктату вә аркылы төшү, сөйләтмәскә тырышу тиешле. Әгәр туктату кулыннан килмәслек булса, ул вакытта мәҗлестә утырмаска кирәк.

Хәзер эшләр шушы рәвештәме? Бер мәҗлестә бер мөселман гайбәте сөйләнә башласа, шуны сөйләтмәс өчен тырышучылар бармы? Бездә диндар исеме алучылар күп. Чөнки бу исем бүген үзенең үлчәменнән чыгып, мулла рәвешле бисмиллалы угрыларга, дин белән сәүдә итүчеләргә бирелә башлады. Ләкин мөселманлык, диндарлык дәгъвалар, тышкы сурәтләр белән түгел, бәлки монда сөйләнә торган гамәлләр белән үлчәнә. Йөз гамәлдән берсе мөселман эшенә охшамаганлыктан вә бөтен эшләре башкаларның гайбәтләрен сөйләү вә донос кылу, матбугат аркылы башкаларны хурлау булганнан соң диндарлык исемен чыгаруда мәгънә булмас».

Риза Фәхретдин, «Җәвамигуль Кәлим шәрехе», 305нче хәдис

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев