“Күңелемдәгесен әйтәм” рубрикасы
“Күңелемдәгесен әйтәм” рубрикасы газета укучыларыбызның башкаларга әйтергә теләгән фикерләреннән туплана. Алар арасында җавап бирүне таләп итә торганнары да бар. Бу санда игътибарыгызга кайбер җавапларны тәкъдим итәбез.
18 сентябрь санында Әгерҗедәге 5нче балалар бакчасының койма буенда үсүче картайган агачларның куркыныч тудыруы турында бәян ителгән иде.
“Әлеге агачлар шәһәр җитәкчелеге контроленә алынды. Аларны үзара салым акчаларына кисү планлаштырыла”, – диде “Әгерҗе шәһәре” берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин.
30 октябрь санында Сарсак-Омга авылына керү һәм чыгу уңаенда авыл исеме язылган күрсәткеч юклыгы һәм урамда утның соң яндырылуы турында фикер җиткерелде. Авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаева хәбәр итүенчә, урамда ут яндыру вакыты 16.10 сәгатькә күчерелгән. Ә авыл исеме язылган күрсәткечләрне “Брус” ширкәте бер ай эчендә урнаштырырга вәгъдә биргән.
Шул ук санда Девятерняга автобус йөртү мәсьәләсе кузгалтылган иде.
“Авылга автобус йөртү мәсьәләсен район җитәкчелеге алдында күтәргәнебез булды. Әмма пассажирлар аз булу сәбәпле, аны йөртү бик чыгымлы булачак дигән фикергә киленде” дип җавап бирде Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев