Газетага язылган өчен бүләк уйнатабыз
2023 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясенә старт бирелде
2023 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясенә старт бирелде. Газетабызга язылучылар арасында үткәрелә торган традицион көзге акцияләрне дә башлыйбыз.
Октябрь аенда язылучылар арасында аш бүлмәсендә бик тә кирәкле савыт-саба – табалар уйнатабыз. Кайда ясалганын әйтмәсәк тә аңлап алгансыздыр инде.
Акциядә катнашу өчен почта бүлекчәләре аша 2023 елның беренче яртыеллыгына язылу турындагы квитанциянең күчермәсен 89063331957 ватсап номерына юлларга гына кирәк. Квитанцияләрне 30 октябрьгә кадәр кабул итәбез. 13 октябрьгә кадәр ташламалы язылу дәвам итә: арзанрак бәягә – 738 сумга язылып та бүләк оту мөмкинлеге бар.
Акцияне уздыру вакыты – 2022 елның 1-30 октябре. Аның сроклары, бүләкләр турындагы тулы мәгълүмат – “Әгерҗе хәбәрләре” редакциясендә. Акцияне оештыручы – “Әгерҗе хәбәрләре” (“Агрызские вести”) газетасы редакциясе. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(85551)22861, 22962.
Ххх
Әгерҗедәге хезмәт коллективларында, һәм редакциягә килеп алучылар өчен газетага язылу бәясе – 444 сум.
Бергә булыйк, кадерле дуслар!
АО "Татмедиа". Реклама. 16+.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев