Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гөбәдия (рецепт)

Иң танылган татар ашларының берсе - гөбәдия. Бу бәлештән башка бернинди аш та, бәйрәм дә узмыйдыр, мөгаен. Аны һәркем үз рецепты буенча әзерли. Тәм буенча да төрлесе була. Кемдер эчлеккә кирәкле бар әйберне болгатып эченә сала, ә кемдер һәрберсен рәтләп тезә. Камыр өчен: 1 кап йомшартылган яки эретелгән маргарин, 250...

Иң танылган татар ашларының берсе - гөбәдия. Бу бәлештән башка бернинди аш та, бәйрәм дә узмыйдыр, мөгаен. Аны һәркем үз рецепты буенча әзерли. Тәм буенча да төрлесе була. Кемдер эчлеккә кирәкле бар әйберне болгатып эченә сала, ә кемдер һәрберсен рәтләп тезә.

 

Камыр өчен: 1 кап йомшартылган яки эретелгән маргарин, 250 грамм кибет каймагы, 8 грамм "Люкс" чүпрәсе, 3 йомырка, 1 бал калагы тоз, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае. 1,5-2 сәгать камырны җылы урында тотарга кирәк.

 

 

Эчлек өчен: 300 грамм корт (кемдер аны кызыл эремчек ди), 1 стакан бүрттерелгән дөге, 3 йомырка, 1 стакан йөзем җимеше, шикәр комы (күбрәк салынса тәмлерәк). Беренче катка корт салырга, өстенә шикәр комы сибәргә, аннары бүрттерелгән дөге, йомырка, җимеш салырга өстенә шикәр комы сибәргә, бер кап ак май эретеп салырга.

 

Гөбәдиянең өстен майларга. Он белән шикәр комын үсемлек мае белән болгатырга (ул таралып торырга тиеш) һәм өстенә сибәргә, йөзе килгәнче мичтә пешерергә.

 

Авызда эреп китә, пешерегез, һич үкенмәссез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев