Георгий тасмасын тагу буенча Россиядә кагыйдәләр катгыйланды
Хәзер тасманы пиджакның күкрәк турысындагы кайтармасына гына тагарга рөхсәт ителә. "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте 9 Май бәйрәме алдыннан Георгий тасмасын тагу буенча Россиядәге яңа кагыйдәләрне җиткерде. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Яңа регламент буенча тасманы пиджакның күкрәк турысындагы кайтармасына гына тагарга мөмкин. Ике ел элек булган кагыйдәләр аны автомобиль...
Хәзер тасманы пиджакның күкрәк турысындагы кайтармасына гына тагарга рөхсәт ителә.
"Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте 9 Май бәйрәме алдыннан Георгий тасмасын тагу буенча Россиядәге яңа кагыйдәләрне җиткерде. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.
Яңа регламент буенча тасманы пиджакның күкрәк турысындагы кайтармасына гына тагарга мөмкин. Ике ел элек булган кагыйдәләр аны автомобиль антеннасына яисә сумкага тагарга рөхсәт итә иде. Элеккечә үк аны башка бәйләргә, билдән түбән урыннарга беркетергә ярамый, дип хәбәр итә "Афиша Daily".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев