Әгерҗе аша 12600 тонна массасы булган эксперименталь поезд йөри башлады
Яшәеш

Әгерҗе аша 12600 тонна массасы булган эксперименталь поезд йөри башлады

Компания технологияләрне камилләштерә

Горький тимер юлы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, компания йөк поездлары хәрәкәтен оештыру технологияләрен камилләштерә. Зюрзя - Әгерҗе - Канаш - Вековка маршруты буенча беренче тапкыр эксперименталь сәфәргә «Ермак» 2ЭС5К сериясендәге электровоз белән 12600 тонна йөк поезды китте. Бу очракта, гадәти йөк поездының уртача 6000 тонна авырлыкта булуын исәпкә алырга кирәк.

Берләшкән поездның хәрәкәте белән составның башында һәм уртасында урнашкан синхрон эшләүче 2 электровоз идарә итә. Бу шул ук вакытта магистраль юнәлешләренең үткәрүчәнлеген максималь файдаланып, күбрәк поездлар уздырырга мөмкинлек бирә диелә хәбәрдә.

Шулай ук Әгерҗе - Алнаш - Круглое поле маршруты буенча 85 шартлы вагон озынлыгындагы йөк поезды юлга чыкты (элек бу маршрутта поездның озынлыгы 71 шартлы вагоннан артмаган иде).

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев