Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе бакчалары тәрбиячеләре әсбап яза

Бакча тәрбиячеләре катнашында һәр бәйге кызыклы, мавыктыргыч уза. 6нчы бакчада үткән "Ел тәрбиячесе-2016" район бәйгесендә гүзәл затлар жюри әгъзаларын бәйгегә иҗади якын килүләре белән сокландырдылар. Бәйгенең читтән торып оештырылган турында 38 тәрбияче катнашса, финалга шуларның 10сы узды. Алар арасында авыл бакчалары тәрбиячеләре дә бар. - Пеләмеш бакчасы тәрбиячесе Эльза Пажбекованың...

Бакча тәрбиячеләре катнашында һәр бәйге кызыклы, мавыктыргыч уза. 6нчы бакчада үткән "Ел тәрбиячесе-2016" район бәйгесендә гүзәл затлар жюри әгъзаларын бәйгегә иҗади якын килүләре белән сокландырдылар.

Бәйгенең читтән торып оештырылган турында 38 тәрбияче катнашса, финалга шуларның 10сы узды. Алар арасында авыл бакчалары тәрбиячеләре дә бар.

- Пеләмеш бакчасы тәрбиячесе Эльза Пажбекованың "Математика патшалыгында" дип аталган занятиесендә тәрбияченең һөнәри осталыгына, үз йөзе, алымнары булуына тагын бер кат инандык, - ди мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Ләйсән Кәлимуллина.

"Визит карточкасы" туры иҗади гөлбакчаны хәтерләтте. Аның барышында нинди генә геройлар белән очрашмадык?! Әнә, 5нче бакча логопеды Светлана Мельниковага чегән аның нәкъ менә тәрбияче булып туганын инде күптән фаразлаган булган. Кырындының "Сөмбелә" бакчасыннан Рәфинә Сабирҗанованың иҗади тәрбияче булуы телевидение хезмәткәрләренә дә мәгълүм. 6нчы бакчаның музыка тәрбиячесе Вера Проходскаяның "Очучы корабле"нә утырган әкият геройларына ияреп, ерак-еракка очасы килде. 6нчы бакчадан Светлана Бәшәрова ФГОС таләпләрен биш бармагы кебек яхшы белүе үрнәк. 4нче бакча тәрбиячесе Альбина Нурмиева тәрбияче һөнәренең бик кирәкле булуын раслар өчен нинди алымнар гына кулланмый?! Ә 9нчы бакча нәниләре татар теле тәрбиячесе Рафисә Әхмәтҗанованы яратуларын җыр-биюләр, шигъри юллар аша җиткерделәр.

Тәрбиячеләр быел беренче тапкыр үзләре иҗат иткән дидактик әсбап һәм уеннар бәйге-презентациясендә дә сыналдылар. Аңа кадәр һәркайсының эше рецензияләнеп, журналда йә Интернет-порталда дөнья күргән. Логопедлар Светлана Мельникова (5нче бакча), Татьяна Цыбульская (8нче бакча), тәрбияче Миләүшә Хөрмәтова (1нче бакча), татар теле тәрбиячесе Ләйсәния Шиабетдинованың (8нче бакча) авторлык пособиеләре жюри тарафыннан аеруча югары бәяләнде.

- Мондый бәйгеләрдә үз осталыгыңны күрсәтү өчен конкурс алдыннан гына түгел, ә һәрчак иҗади эшләргә кирәк. Бәйге - көндәлек эшеңне күрсәтү өчен бер мөмкинлек кенә бит ул. Үз эшегездә кулланырдай әсбап яза алгансыз икән, димәк, бүгенге тәрбиячегә куелган заман таләпләренең барысын да камил беләсез. Сезнең һәркайсыгыз җиңүгә лаек, - диде тәрбиячеләргә югары бәя биреп Ләйсән Кәлимуллина.

Бәйгедә катнашучылар аерым номинация җиңүчеләре дип билгеләнде. Ә абсолют җиңүче исеменә Светлана Мельникова лаек булды. Татьяна Цыбульская белән Вера Проходская да - призлы урыннарда. Светлана белән Татьяна үз осталыкларын 17 мартта Түбән Каманың "Әллүки" бакчасында зона бәйгесендә дә күрсәтәчәкләр. Уңышлар аларга!

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев