Әгерҗе – бар тормышым
Узган ел Әгерҗенең 370 еллыгын билгеләп үттек. Россиядә иң беренче булып билгеләнеп үтелә башлаган Тимерьюлчылар бәйрәме дә 120нче тапкыр узды. Әгерҗенең язмышы тимер юл белән үрелгән булганлыктан, безнең өчен монысы да әһәмиятле. Тарихы менә шул ерак көннәрдән башлап языла башлаган борынгы, шул ук вакытта заманча шәһәрдә гомер кичерүебез белән бәхетле...
Узган ел Әгерҗенең 370 еллыгын билгеләп үттек. Россиядә иң беренче булып билгеләнеп үтелә башлаган Тимерьюлчылар бәйрәме дә 120нче тапкыр узды. Әгерҗенең язмышы тимер юл белән үрелгән булганлыктан, безнең өчен монысы да әһәмиятле.
Тарихы менә шул ерак көннәрдән башлап языла башлаган борынгы, шул ук вакытта заманча шәһәрдә гомер кичерүебез белән бәхетле без.
Ә ни өчен яратабыз соң без туган шәһәребезне? Шушы сорау белән төрле яшьтәге берничә әгерҗелегә мөрәҗәгать иттек.
Людмила САФИНА:
- Әгерҗе - минем өчен бар тормышым. Мин биредә үстем, мәктәптә укыдым, кияүгә чыктым. Балаларыбыз биредә туып үстеләр. 41 ел тимер юл хастаханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы һәм өлкән шәфкать туташы булып эшләдем. Бөтен дусларым, хезмәттәшләрем Әгерҗедә.
Бер ел олы улым янында Санкт-Петербургта яшәп караган идем, Әгерҗемне сагынып яңадан кайттым. Монда күңел җылысын сеңдергән фатирым, бакчамдагы һәр почмагына үзем утырткан җиләк-җимеш агачларыма кадәр бик кадерле. Мине үстергән әби-бабам, үз кызлары кебек яратып кабул иткән каенанам-каенатам, вакытсыз вафат булган улыбыз Рөстәмнең каберләре дә шушында.
Әгерҗе елдан-ел матурая. Шушындый матурлыкны булдыруга үз өлешен кертүче шәһәрдәшләремә ихтирамым бик зур. Рәхмәт аларга.
Эдуард БИКБАШЕВ:
- Мин еш кына элеккеге шәһәр үзәген искә төшерәм. Казанская урамында - ул чакта бик зур кебек тоелган универмаг, "Новинка", "Мебель" кибетләре....Чәчтарашханә, көнкүреш комбинаты, кунакханә, "Минутка" кафесы. Халык җәяү, велосипедта, арбалы атта йөри. Бик сирәк кенә мотоцикаллар күренә, машиналар юк диярлек.
Әгерҗедәге төзелешләрнең башында СМП-184 предприятиесе торды. Кирпеч заводы башта кирпеч, аннан керамик плитка җитештерде. Алар үз эшчеләренә ике катлы йортлар төзи башладылар. Шәһәр үсешенә Ремстрой һәм СМУ да зур өлеш кертте. Шәһәрдә тормыш, чын мәгънәсендә, кайнап тора иде.
Еллар уза. Әгерҗе дә үсә. Халыкның 70 проценты тимер юл предприятиеләрендә эшли. Яңа технологияләр барлыкка килә. Акчаны яңа проектларга кертә башлыйлар. Бу Әгерҗенең үсешенә дә йогынты ясый.
Тормыш тагын да алга китә. Яңа дәүләт программалары һәм проектлары тормышка ашырыла. Халык тузган йортлардан күчерелә, яңа йортлар, социаль, мәдәни объектлар калка.
Балалар үсте. Инде оныклар үсеп килә. Кеше тормышы өч чорга бүленә: балачак, яшьлек һәм.... "Сез әле менә дигән күренәсез". Аннан соң тагын бер чор бар. Тик минем шушы өченче чорда озаккарак калып яраткан шәһәрем белән бергә атлыйсым килә. Чөнки ул көннән-көн үсә, матурлана. Гел шулай булсын иде!
Гүзәл КАВИЕВА:
- Бу сорауга җавап бирү җиңел түгел. Әмма тормыш үзе һәр нәрсәне урынына куя. Мин күңелемә бик тә якын Әгерҗедә туганмын. Бу шәһәрне күпләр белмиләр дә,әмма бирегә килеп киткәннәр аны бары җылы сүзләр белән генә искә алалар.
Мин монда беренче адымнарымны ясаганмын, беренче сүзләремне әйткәнмен, беренче сыйныфка укырга барганмын. Безнең шәһәр кечкенә, әмма йөрәккә бик тә якын. Ул киләчәктә тагын да яктырак, чистарак, ә кешеләре ягымлырак булса иде. Чөнки шәһәр кечкенә булгач, андагы кешеләр бер-берсен яхшы белә.
Ватанны сайлап алмыйлар. Мин туган җирем Әгерҗе булу белән бәхетле. Мин аны подъезд төбендәге чәчәкләре, матур агачлары, төрледән-төрле кибетләре өчен яратам. Мәктәбем, хәтта балалар бакчаларында ишетелгән тавышлар да күңелемә якын. Үсеп килүче буынга сәләтен ачарга мөмкинлек бирүче мәдәният һәм сәнгать учаклары булуга сөенәм. Минем өчен Әгерҗе - ул таныш урамнар һәм тыкрыклар, спорт мәйданчыклары, китапханәләр һәм андагы "акыллы" китаплар....Биредә хәтта тузан исе дә күңелемә якын. Мин яратам сине, Әгерҗе!
Салават БАТЫРОВ:
- Кечкенә чакта күп нәрсәне аңламаганмын. Үскән саен миндә патриотлык хисләре дә көчәя. Бүген Әгерҗе минем тормышымда бик зур роль уйный: мин биредә яшим, укыйм, төрле түгәрәкләргә йөрим.
Шәһәрдә минем яраткан урыннарым бар. Әйтик, Мәдәният йорты. Биредә мин актерлык осталыгына өйрәндем һәм дүрт ел инде сәхнәдән чыгыш ясыйм. Тагын бер яраткан урыным - "Орешник" ял зонасы. Анда буш вакытымны уздырырга яратам. "Яшьлек" скверында исә дусларым белән очрашам.
Мин сәнгать мәктәбенә дә йөрергә яратам. Анда гитарада уйнарга өйрәнүем белән бәхетле.
Минем кече Ватанымда талантлы кешеләр күп. Актив яшьләр дә үзләренә шөгыль табалар. Бәлки, кемдер зурлар белән күңелсез, алар берни дә аңламый дип уйлыйдыр. Тик бу безнең Әгерҗе халкы турында түгел. Без, балалар кебек үк, алар да төрле бәйгеләрдә, чараларда бик теләп катнашалар.
Биредә яшәүче һәркем Әгерҗене яратадыр. Чөнки кеше туган, яшәгән җирен минем кебек үк яратырга тиеш дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев