Әгерҗе баянчылары Казанда узган бәйрәмдә катнаштылар
Бүген Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ ансамбле һәм мари авылларының танылган баянчылары башкалабыз Казанда Республика көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар.
Г.Камал театры каршындагы мәйданда узган “Уйнагыз, гармуннар“ фестивалендә Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге гармунчыларыбыз иң беренчеләрдән булып чыгыш ясадылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр.
Аннан соң сәхнәне республикабызның төрле районнарыннан килгән биючеләр, гармунчылар, җырчылар кыздырды. Безнең мари авылларыннан барган Владимир Кибатов җитәкчелегендәге артистларыбыз гармуннарда уйнап, җырлап-биеп сәхнәдә ут уйнаттылар. Алар да Диплом белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев