Әгерҗе бүлекчәсе ЮХИДИ инспекторы Айдар Әхмәтшин һөнәри бәйрәмнәрен әле дүртенче тапкыр гына билгеләп үтә
"Полиция лейтенанты Әхмәтшин, документларыгыз..." ЮХИДИ инспекторы Айдар ӘХМӘТШИНның йомшак кына итеп әйтелгән бу сүзләрен ишеткәч, тәртип бозган шофер да югалып каладыр. Тирсә егете Айдарның инспектор булып эшләвенә күптән түгел әле. Кечкенәдән хокук саклау органнары хезмәткәре булырга хыялланса да, башта үзен эшче һөнәре буенча сынап карарга уйлый ул. 27нче училищеда машинист...
"Полиция лейтенанты Әхмәтшин, документларыгыз..." ЮХИДИ инспекторы Айдар ӘХМӘТШИНның йомшак кына итеп әйтелгән бу сүзләрен ишеткәч, тәртип бозган шофер да югалып каладыр.
Тирсә егете Айдарның инспектор булып эшләвенә күптән түгел әле. Кечкенәдән хокук саклау органнары хезмәткәре булырга хыялланса да, башта үзен эшче һөнәре буенча сынап карарга уйлый ул. 27нче училищеда машинист ярдәмчесенә укып чыга, аннан вагоннарны караучы-ремонтлаучы һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын да 2007 елда локомотив депосында слесарь буларак башлый. Аннан алты ел вагон депосында вагоннарны караучы-ремонтлаучы булып эшли. Шул ук вакытта Мәскәү дәүләт муниципаль идарә академиясендә дә белем ала. Хезмәт хакы да начар булмый, хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр. Әмма Айдар, балачак хыялын тормышка ашырып, 2014 елда полициягә хезмәт итәргә килергә була. Шуннан бирле ул - ЮХИДИ инспекторы.
- Үз эшенә бик җаваплы карый. Гаиләсендә дә - тәртип. Шоферлар арасында төрлесе очрый. Әмма Айдар аларның һәркайсына җай таба белә, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов.
Айдарның экипаж буенча хезмәттәше Ләйлә Йосыпова да аны нәкъ шушы сыйфаты өчен ихтирам итүен яшерми:
- Безнең эштә психолог та була белергә кирәк. Яшь кенә булса да, Айдар бу яклап мактауга лаек. Шушы еллар эчендә аның катнашында бер генә низаг та чыкканы юк. Ул - бик гадел һәм тәртипле. Айдар белән эшләве дә рәхәт. Кайчан гына шалтыратсаң да ярдәм итәргә әзер.
Яшь инспектор үзе хезмәттәшләренә, остазларына рәхмәтле.
- Коллектив яхшы булганда, үзара аңлашып эшләгәндә тәүлек буе кизү торулар да, оператив-тикшерү төркеме белән төнлә чыгып китүләр дә, бәйрәмнәрдә көчәйтелгән режимда эшләү дә ялыктырмый, - ди ул.
Һәр эштә дә беренче чыныгу алу катлаулы. Айдар да мәет булган юл-транспорт һәлакәтенә чыккан көнен озак оныта алмый.
- Һәлакәт урынында яшь егетнең мәетен күрү Айдарны ничек тетрәндергәне - әле дә күз алдымда. Тик ул бик тиз үзен кулга алды, - ди Ләйлә.
Автомобиль урлау, наркоманнарны "аулау", трассада һөҗүм итү кебек очраклар буенча да беренче чыныгу алган инде полиция лейтенанты.
Эше тынгысыз булса да, әти-әниләре турында да онытмый Айдар. Һәр көнне эшкә кадәр туган авылы Тирсәгә кайтып, сәламәтлеге нык кына какшаган әтисенең хәлен белеп, әнисенә хуҗалык эшләрендә булышып килә. Айдар йөк машинасын да, тракторны да яхшы иярли, техника "телен" дә аңлый.
Җәмәгате Лилия белән уллары Камилне дә эш сөючән итеп тәрбияләргә тырышалар. Ул да, әтисе кебек үк, техника ярата һәм ... ЮХИДИ инспекторы булырга хыяллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев