Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе Боз сараенда – театральләштерелгән шоу

Бүген Боз сараенда "Яңа ел белән, балалар!" дип аталган театральләштерелгән шоу узды. Аңа район мәктәпләрендә белем алучы сәләтле укучылар белән бергә тәрбиягә алган гаиләләрдән дә балалар чакырылган иде. Чарада 600га якын бала катнашты. Яңа ел тамашасында Әгерҗенең "Спутник" хоккей командасы спортчылары, яшь фигуристлар да чыгыш ясады. Балалар әкият дөньясына чумдылар,...

Бүген Боз сараенда "Яңа ел белән, балалар!" дип аталган театральләштерелгән шоу узды. Аңа район мәктәпләрендә белем алучы сәләтле укучылар белән бергә тәрбиягә алган гаиләләрдән дә балалар чакырылган иде. Чарада 600га якын бала катнашты.

Яңа ел тамашасында Әгерҗенең "Спутник" хоккей командасы спортчылары, яшь фигуристлар да чыгыш ясады. Балалар әкият дөньясына чумдылар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән уйнадылар. Укучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев һәм аның урынбасары Римма Гыйльметдинова сәламләде. Аннан балалар рәхәтләнеп күңелле музыка астында тимераякта шудылар. Бәйрәм ахырында аларның һәркайсына район башлыгы исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев