Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе чәчәкләргә күмелә

Бүген шәһәрдәшләребез Әгерҗедә үзәк урамнарда түтәлләргә чәчәкләр утыртылуына игътибар итмичә калмаганнардыр. - Шәһәребезнең К.Маркс, Гагарин, Гоголь урамнарына, Җиңү скверына, "Яшьлек" паркына утырту өчен быел 120 мең сумлык чәчәк сатып алынды. Моның өстенә, үзәк урамнардагы 27 баганага өчәр кашпо урнаштырылып, аларга да чәчәкләр утыртыла, - ди "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма...

Бүген шәһәрдәшләребез Әгерҗедә үзәк урамнарда түтәлләргә чәчәкләр утыртылуына игътибар итмичә калмаганнардыр.

- Шәһәребезнең К.Маркс, Гагарин, Гоголь урамнарына, Җиңү скверына, "Яшьлек" паркына утырту өчен быел 120 мең сумлык чәчәк сатып алынды. Моның өстенә, үзәк урамнардагы 27 баганага өчәр кашпо урнаштырылып, аларга да чәчәкләр утыртыла, - ди "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров. Әлеге акчаларның бер өлеше - үзара салым акчалары, бер өлеше - җирле бюджеттан.

- Шәһәрнең үзәк урамнарында видеокамералар урнаштырылган. Шуңа күрә чәчәкләргә кул сузучыларның эзенә шунда ук төшәргә мөмкин булачак, - дип дәвам итә Илназ Сәүбәнович.

Матурлыкны барыбыз да яратабыз. Әгәр кемнәрдер шундый гүзәллекне тудырырга омтылалар икән, аны саклый да белергә кирәк. Монысы - һәркайсыбызның бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев