Әгерҗе делегациясе – “Агроволга2022“ күргәзмәсендә катнашты
Ул “Казан Экспо“ халыкара агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында оештырылды
Узган атнада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (икътисади мәсьәләләр буенча) Рөстәм Шәрипов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, ветеринарлар, фермерлар Россиянең 65 төбәгеннән, 15 илдән 12 меңнән артык катнашучыны җыйган “Агроволга2022“ күргәзмәсендә катнаштылар. Ул “Казан Экспо“ халыкара агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында оештырылды.
Өч көн дәвам иткән әлеге чарада авыл хуҗалыгы тармагы казанышлары, игенчелек, терлекчелек һәм эшкәртү өчен заманча техника һәм җайланмалар, запас частьлар, шулай ук селекция, минераль ашламалар, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү буенча яңалыклар тәкъдим ителде, укулар уздырылды.
Күргәзмә кысаларында авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар арасында мастеркласслар, ярышлар да оештырылды. “Нәүрүз“ ширкәтенең алдынгы механизаторлары Илдус Гыйльмегаянов һәм Илһам Кәрәмиев “Тракторшоу“ төбәкара ярышында сыналдылар. Ветеринарлар мөгезле эре терлекләрнең тоякларын эшкәртү буенча бәйгедә осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге бәйгедә катнашкан Исәнбай бүлекчәсенең ветеринария фельдшеры Рамил Мухъгалин ТР авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры Марат Җәббаров исеменнән Диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев