Быелның беренче кварталында кече һәм урта эшмәкәрләр эшчәнлегенә тоташ федераль статистик күзәтү үткәрелә.
Квартал дәвамында кече һәм микропредприятиеләр, эшмәкәрләр отчет тапшырырга тиеш.
- Бу отчетларны 1 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк. Барлык эшмәкәрләрне статистика бүлегендә көтәбез, - ди район статистика бүлеге җитәкчесе Әлфия Тимкина.
Әлеге күзәтүдә катнашу кече бизнес вәкилләре өчен...
Быелның беренче кварталында кече һәм урта эшмәкәрләр эшчәнлегенә тоташ федераль статистик күзәтү үткәрелә.
Квартал дәвамында кече һәм микропредприятиеләр, эшмәкәрләр отчет тапшырырга тиеш.
- Бу отчетларны 1 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк. Барлык эшмәкәрләрне статистика бүлегендә көтәбез, - ди район статистика бүлеге җитәкчесе Әлфия Тимкина.
Әлеге күзәтүдә катнашу кече бизнес вәкилләре өчен мәҗбүри. Анда катнашырга теләмәүчеләргә, дөрес мәгълүмат бирмәүчеләргә штраф салыначак. Вазифаи затларга - 10 меңнән 20 меңгә, юридик затларга 20 меңнән 70 мең сумга кадәр.
- Штрафны түләгәннән соң да аларга статистика бүлегенә мәгълүмат тапшырырга туры киләчәк. Шуңа күрә федераль күзәтү барышында тиешле отчетны вакытында тапшырыгыз, - дип мөрәҗәгать итә Әлфия Тимкина.
Белешмәләр өчен телефон: 21800, 22749, 89173954881.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев