Әгерҗе эшмәкәрләрен эчкерсез сөйләшүгә чакырдылар
"Эшмәкәрлек һәм хакимият. Эчкерсез сөйләшү" форматындагы очрашулар кысасында Әгерҗе эшмкәрләренә борчыган сорауларын Казан вәкилләренә бирү мөмкинлеге тудырылды. Әгерҗенең "Авангард" яшьләр үзәгендә узган очрашуда ТР эшмәкәрләре хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе...
"Эшмәкәрлек һәм хакимият. Эчкерсез сөйләшү" форматындагы очрашулар кысасында Әгерҗе эшмкәрләренә борчыган сорауларын Казан вәкилләренә бирү мөмкинлеге тудырылды.
Әгерҗенең "Авангард" яшьләр үзәгендә узган очрашуда ТР эшмәкәрләре хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин һәм башка вәкилләр катнашты. Аларның һәркайсы эшмәкәрләрне үз эшчәнлеге белән таныштырды.
Әгерҗе эшмәкәрләре тарафыннан бик күп сораулар яңгырады. Алар "Лизинг-грант" программасына, салым түләүгә, "Мехуборка-К" компаниясе эшчәнлегенә, банкларның клиентларга хезмәт күрсәтүенә һәм башка темаларга кагылышлы булды.
Фикер алышуларда район башлыгы Валерий Макаров та катнашты. Кайбер сорауларга шунда ук җавап алынды. Ә вакыт таләп иткәннәре беркетмәгә теркәлде.
- Әлеге сорауларның берсе дә игътибарсыз калмаячак, - дип ышандырды Тимур Нагуманов.
Ике сәгать дәвам иткән очрашудан соң эшмәкәрләр ТР эшмәкәрлек Советы һәм эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы җәмәгать кабул итүе вәкилләренә шәхси сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр.
Очрашу ике як өчен дә файдалы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев