Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе фермерлары грант отуга дәгъва кыла ала

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек фермаларын үстерүгә юнәлтелгән грант алуга бәйге игълан итә. Бәйгедә катнашуга кемнәр дәгъва кыла ала соң? Әлеге сорауга район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Ленар САБИРОВ җавап бирә: - Бу грантка 50 баш сыер йә 100 баштан да ким булмаган санда мөгезле эре терлек...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек фермаларын үстерүгә юнәлтелгән грант алуга бәйге игълан итә.

Бәйгедә катнашуга кемнәр дәгъва кыла ала соң? Әлеге сорауга район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Ленар САБИРОВ җавап бирә:

- Бу грантка 50 баш сыер йә 100 баштан да ким булмаган санда мөгезле эре терлек симертү өчен ферма, 200 баш дуңгыз (шуның кимендә 10сы ана дуңгыз) тотуга исәпләнгән ферма яисә 300дән дә ким булмаган санда сарык (шуның кимендә 100е - ана сарык), 100 баштан да ким булмаган санда савым кәҗә үрчетүгә тәгаенләнгән ферма, кимендә 4 мең баш бройлер, 4 мең баш тавык, 2 мең баш каз яисә 2,5 мең баш үрдәк, кимендә 20 мең баш бытбылдык, 2 мең баш күркә үрчетү өчен кошчылык фермасы, 200 ат (шул исәптән, 50 бия), елына кимендә 20 тонна балык җитештерүгә исәп тотучы ферма төзергә планлаштыручылар дәгъва кыла ала.

Документлар һәм заявкаларны 10 майга кадәр 9-16 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: 420014, ТР, Казан, Федосеевская урамы, 36, 3нче кат, 309нчы кабинет.

Белешмәләр өчен телефоннар - 8(843)2217653, факс 8(843) 2217654, (55).

Сорауларыгыз булса, район авыл хуҗалыгы идарәсенә 22404 телефоны буенча да шалтырата аласыз.

Тулырак мәгълүмат http://agro.tatarstan.ru/rus/podderzhka-semeynih-zhivotnovodcheskih-ferm-s.htm. сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев