Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе фермерларына – Дипломнар һәм акчалата премия

Алабугада авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча узган төбәкара семинар-киңәшмәдә безнең районнан да район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар. Киңәшмәдә иң яхшы шәхси хуҗалыклар, иң нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән гаилә фермалары башлыкларын хөрмәтләү тантанасы да булды. Гали авылында тугыз сыер һәм...

Алабугада авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча узган төбәкара семинар-киңәшмәдә безнең районнан да район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.

Киңәшмәдә иң яхшы шәхси хуҗалыклар, иң нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән гаилә фермалары башлыкларын хөрмәтләү тантанасы да булды. Гали авылында тугыз сыер һәм күпсанлы мөгезле эре терлек асраучы Флүр ФӘРХУШИН - "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык", Шаршадыдан терлекчелек белән шөгыльләнүче Ирек НУРМӨХӘММӘТОВ, "Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы" номинацияләрендә җиңү яулап, Дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Аларга әлеге олы бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев