Әгерҗе гаиләләре бәйгедә сыналды
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан балалар иҗаты йорты каршындагы картинг мәйданчыгында дүрт команда “Әти, әни , мин – спорт сөюче гаилә” чарасында сыналды.
Гаиләләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова сәламләде. Аэробика күнегүләре, мини-футбол, күңелле стартлар, картта узыш – әлеге бәйгеләрдә әти-әниләр дә балалар да, ата-аналар да рәхәтләнеп көч сынашты. Гаиләләр төрле номинацияләрдә бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев