Әгерҗе гимназиясенә депутат килде
Бүген 1нче гимназиядә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашында Парламент дәресе узды. "Гражданин. Дәүләт. Җәмгыять" дигән теманы үз эченә алган дәрестә укучылар зур активлык белән катнаштылар. Тарих укытучысы Әлфинур Фәизовна белән бергәләп алар "Кем ул гражданин? Аңа нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?" кебек сорауларга җаваплар...
Бүген 1нче гимназиядә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашында Парламент дәресе узды.
"Гражданин. Дәүләт. Җәмгыять" дигән теманы үз эченә алган дәрестә укучылар зур активлык белән катнаштылар. Тарих укытучысы Әлфинур Фәизовна белән бергәләп алар "Кем ул гражданин? Аңа нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?" кебек сорауларга җаваплар эзләделәр. Аннан укучылар халык илчесенә үз сорауларын яудырдылар. Сораулар арасында аның шәхси тормыш юлына да кагылышлысы да бар иде. Депутат тумышы белән Баулы поселогыннан, гади эшче гаиләсендә үскән, һөнәре буенча - төзүче.
Соңыннан укучыларга парламентарийларның тарихына кагылышлы фильм тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев