“Әгерҗе хәбәрләре“ һәм “ТАТМЕДИА“ карамагындагы газета-журналларга языл да, бүләк от
30 июньгә кадәр 2017 елның икенче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең кимендә өч басмасына язылып, квитанция күчермәсен юллаган очракта, телевизор һәм башка бүләкләр оту мөмкинлеге бар. Әлеге акция 15 майда старт алды. Әгәр 21 майга кадәр язылырга өлгерсәгез, "ике куянның койрыгын" берьюлы тотарга мөмкин. Чөнки нәкъ менә аңа кадәр "Әбунәче ункөнлеге" кысаларында...
30 июньгә кадәр 2017 елның икенче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең кимендә өч басмасына язылып, квитанция күчермәсен юллаган очракта, телевизор һәм башка бүләкләр оту мөмкинлеге бар.
Әлеге акция 15 майда старт алды. Әгәр 21 майга кадәр язылырга өлгерсәгез, "ике куянның койрыгын" берьюлы тотарга мөмкин. Чөнки нәкъ менә аңа кадәр "Әбунәче ункөнлеге" кысаларында басмаларга арзанракка языла аласыз. Квитанциягезне "Татмедиа"га юллап бүләк тә отсагыз, икеләтә файда булачак. Күп кенә укучыларыбыз, әлеге акциядә катнашып, төрле бүләкләргә ия булдылар инде.
Квитанция күчермәсен түбәндәге адрес буенча юллагыз: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт. Квитанцияләр шулай ук podpiska@tatmedia.ru электрон почтасы аша да кабул ителә. "Акция" дигән билге куярга онытмагыз. Квитанцияләрне 30 июньгә кадәр юлларга була. Ә бүләкләр 18 августта уйнатылачак. Уңышлар телибез, хөрмәтле газета укучыларыбыз.
Белешмә:
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте басмаларына "Сөембикә", "Чаян", "Ялкын", "Салават күпере", "Казан утлары", "Сәхнә" журналлары, "Мәдәни җомга", "Шәһри Казан", "Көмеш кыңгырау" һәм башка газеталар керә. Һәм, әлбәттә, "ӘГЕРҖЕ ХӘБӘРЛӘРЕ" газетасы. Иң беренче чиратта, район газетасына язылырсыз дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев