Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Әгерҗе хәбәрләре“ Яңа елга бәйгеләр игълан итә

"Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы һәм сайтында иң матур, иң күңелле, иң мавыктыргыч бәйрәм - Яңа елга багышланган бәйгеләр игълан итәбез. ӨЙ БИЗИБЕЗ Бик күпләр, бу көннәрдә өй түренә бәйрәмнең төп символы яшел чибәркәй - чыршы куеп, аны балалары белән бик матур итеп бизәп тә куярга өлгерделәр инде. Сезнең арада өй...

"Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы һәм сайтында иң матур, иң күңелле, иң мавыктыргыч бәйрәм - Яңа елга багышланган бәйгеләр игълан итәбез.

ӨЙ БИЗИБЕЗ

Бик күпләр, бу көннәрдә өй түренә бәйрәмнең төп символы яшел чибәркәй - чыршы куеп, аны балалары белән бик матур итеп бизәп тә куярга өлгерделәр инде. Сезнең арада өй эчен Яңа елга үзенчәлекле итеп бизәүчеләр дә бардыр. Әйдәгез, әнә шул Яңа ел мохитен фотога төшереп газетабыз сайты оештырган "Яңа ел, без сине көтәбез" дигән бәйгегә җибәрегез әле. Фотолар 20 декабрьгә кадәр кабул ителә. 21-27 декабрьдә сайтта тавыш бирү барачак. 28ендә җиңүчене ачыклыйбыз.

ШИГЫРЬ ЯЗАБЫЗ

Ә газетабызда үткен телле, тапкыр укучыларыбызга

Этләр шундый: хуҗам юк дип

Яламый чит-ят кулны...

дигән шигырь юлларын дәвам итәргә тәкъдим итәбез. Иҗат җимешен 2018 - Эт елы белән бәйләргә, аны дүрт куплеттан арттырмаска киңәш итәбез.

Бәйге эшләрен agr-vesti@mail.ru электрон адресыбызга, Әгерҗе, К.Маркс урамы, 8нче йортка юлларга мөмкин. Шигырьләрне 22962 телефонына шалтыратып әйтсәгез дә була.

Башладык! Җиңүчеләрне Кыш бабай бүләкләре көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев