Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Әгерҗе хәбәрләре“нә язылучы райондашларыбыз газетабыз турында ни уйлый

2017 елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугат басмаларына язылу финишка якынлаша. "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасына өч меңнән артык райондашыбыз язылырга өлгерде инде. Соңгы елларда газета укучыларыбызга үзебез дә уңайлыклар тудырырга тырышабыз. 300дән артык шәһәрдәшебез, газетага 396 сумга язылып, атнага ике тапкыр аны редакциягә килеп ала. Әгерҗедәге дистәләгән хезмәт коллективлары өчен...

2017 елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугат басмаларына язылу финишка якынлаша. "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасына өч меңнән артык райондашыбыз язылырга өлгерде инде.

Соңгы елларда газета укучыларыбызга үзебез дә уңайлыклар тудырырга тырышабыз. 300дән артык шәһәрдәшебез, газетага 396 сумга язылып, атнага ике тапкыр аны редакциягә килеп ала. Әгерҗедәге дистәләгән хезмәт коллективлары өчен дә шушы бәягә язылуны оештырабыз. Аларга газетаны иртәнге сәгатьләрдә үк үзебез илтеп бирәбез.

"Гомер буе "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылдым, бәясе артып торса да, аңа язылудан туктамаячакмын", "Район газетасын алдырмаган кешеләргә аптырыйм. Әгерҗе яңалыкларын бары шуннан гына укып белә алабыз бит", "Газетаны көтеп кенә торам. Килү белән бөтен эшне ташлап, ашауны онытып укыйм", диючеләргә дә, күп еллар тугры укучыларыбыз булып калган әбунәчеләребезгә дә рәхмәттән башка сүз юк.

Почта элемтәсе бүлекчәләрендә эшләүчеләр, гади газета укучыларның "Әгерҗе хәбәрләре" турындагы фикерләре, аларның газета битләрендә ниләр күрергә теләүләре сезгә дә кызыклы булыр, хөрмәтле райондашлар.

Миләүшә МУЛЛАХМӘТОВА - Яңавыл почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы:

- Халыкны вакытлы матбугат басмасына яздыруның иң авыр чоры ул - җәй. Ни генә дисәң дә, күпләр көнне эш белән уздырабыз, газета укырга буш вакыт калмый дияргә яраталар. Узган елның икенче яртыеллыгында Яңа Бәзәкә җирлегендә 74 кеше "Әгерҗе хәбәрләре"н алдырган булса, хәзергә әлеге сан 15кә кимрәк. Әмма газетага язылу 28 июньгә кадәр дәвам итә. Шуңа күрә язылучылар булыр дигән өмет зур. Хат ташучылар Людмила Имамиева һәм Лилия Молчанова да халыкны вакытлы матбугатка яздыруда бик тырышып эшлиләр.

Газетага язылу буенча укытучылар коллективы елның-елында зур активлык күрсәтә. Авылдашыбыз Дамира апа Вәлиуллина да зур суммага газета-журналларга язылып сөендерә. Бу юлы да ул газетага өч мең сумга язылды. Алар арасында, әлбәттә, "Әгерҗе хәбәрләре" дә бар. "Яңавыл" бүлекчәсендә эшләүче авыл хезмәтчәннәреннән "бик язылыр идек тә, хезмәт хакы бирмиләр" дигән сүзләрне дә еш ишетәбез. Хезмәт хакын тоткарлау, әнә шулай, безнең эшкә дә аяк чала.

Үзем почта элемтәсе бүлекчәсендә эшләсәм дә, газетаны эштә түгел, өйгә кайтып тәмләп укырга яратам. Бигрәк тә "Бакчачы почмагы" рубрикасы ошый. Яз-көз айларында уңган бакчачылар турында язмалар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү киңәшләре күбрәк бирелүен телим. Күп кенә авылдашлардан төрле язмышларга дучар булган кешеләр турындагы мәкаләләр күрәсе килә дигән сүзләрне дә ишеткән бар. Ирем Радис авыл хуҗалыгы, спорт темаларын үз итә. 5 сыйныфны тәмамлаган Әлимханыбыз укучыларның уңышлары турында яратып укый. Кыскасы, "Әгерҗе хәбәрләре"н гаиләбез белән көтеп алып, яратып укыйбыз. Шуңа күрә иң беренче булып язылабыз да аңа.

Луиза СИБГАТУЛЛИНА, Көчек авылы:

- Мин үзем төп Мамадыштан булсам да, хәзер Әгерҗене дә туган ягым дип саныйм инде. Моннан 54 ел элек агроном буларак эшкә җибәрделәр мине. Шул вакыттан бирле "Әгерҗе хәбәрләре" - аерылмас дустым. Хат ташучының газетаны өйгә алып килгәнен дә көтмичә, почтага барып алам. Бер җөмләсен дә калдырмыйча укып чыгам. Җомга саны белән килүче республика яңалыкларыннан торган кушымтаны да энәсеннән җебенә кадәр укыйм. Авыл хуҗалыгы тармагы ветераны буларак, авыл, хезмәт кешеләре турындагы язмалар күбрәк ошый миңа. Шуңа күрә газета битләрендә авыл хуҗалыгы, аның проблемалары яктыртылган мәкаләләрне ешрак күрергә телим. Сәламәтлек, дин турындагы язмалар күп бирелүенә сөенәм. "Әгерҗе хәбәрләре" гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне дә хәбәр итеп тора безгә. Газетаны кулга алуга котлаулар битен ачам һәм танышларымны тәбрикләүләрен күрсәм, аларның телефон номерын җыям. Район газетасыннан башка тормышымны күз алдыма да китермим. Шуңа күрә "ат бәясе" булса да алдырачакмын.

Гөлгенә ФӘТХУЛЛИНА, Әгерҗе шәһәре:

- Яшьләр арасында "газета-журналлар укымыйбыз" диючеләргә аптырыйм. Яшь гаилә булсак та, бер генә тапкыр да "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылмый калганыбыз юк. Көн саен район газетасы сайтына кереп яңалыклар белән танышам. Газета килгәч рәхәтләнеп һәр язманы җентекләп укып чыгам. Шәһәрдәге хезмәт коллективларына "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылуның бер авырлыгы юк бит хәзер. Почта элемтәсе бүлекчәсенә барып чират көтәргә кирәкми. Коллективта бер җаваплы кеше исемлек туплый, акча җыя да аны редакциягә илтеп тапшыра. Ә "Әгерҗе хәбәрләре"нең машина йөртүчесе без эшкә килгәнче газетаны иртүк китереп тә җиткерә.

Укытучы буларак, миңа мәктәп темасы якын. Укытучылар, укучылар язган мәкаләләрне аеруча яратып укыйм, аларның уңышларына сөенәм. Туган авылым Тирсә кешеләре турындагы язмаларны да көтеп алам. Авылда төпләнеп калган яшьләр, күпбалалы гаиләләр турындагы мәкаләләр дә күңелемә бик якын. Киләчәктә газета битләрендә төрле төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз, аларның уңышлары турындагы язмаларны да күрәсем килә.

Ххх

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Ә сез "Әгерҗе хәбәрләре" газетасында нинди темаларга язмалар күрергә телисез? Бу турыда безгә 22861, 22962 телефоннарына шалтыратып әйтә аласыз. Безгә сезнең һәр фикерегез кадерле.

Кемнәр газетага язылырга өлгермәгән, 28 июньгә кадәр почта элемтәләре бүлекчәләренә барыгыз. Редакциядә, хезмәт коллективларында да язылырга мөмкин.

Ә сез беләсезме?

"Әгерҗе хәбәрләре"нә почта элемтәсе бүлекчәләрендә ярты елга айга язылу бәясе - 648 сум.

Әлеге сумманы алтыга бүлсәк, газетаның бер айлык бәясе 108 сум була.

Ай саен якынча сигез сан чыга дип исәпләсәк, бер саны 13,5 сумга чыга.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев