“Әгерҗе хәбәрләре“ндә игълан ителгән шигырь бәйгесенә йомгак ясыйбыз
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы барыбыз да сагынып көтеп алган Яңа ел бәйрәме уңаеннан киләсе ел символы Эткә багышлап "Шигырь юлларын дәвам ит" дигән бәйге игълан иткән иде. Рәхмәт газета укучыларыбызга, иҗат белән шөгыльләнүче дусларга! Бәйгегә шигырьләр бик күп килде. Без аларның иң-иңнәрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Ә бәйге җиңүчесе Тәбәрледән 73...
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы барыбыз да сагынып көтеп алган Яңа ел бәйрәме уңаеннан киләсе ел символы Эткә багышлап "Шигырь юлларын дәвам ит" дигән бәйге игълан иткән иде.
Рәхмәт газета укучыларыбызга, иҗат белән шөгыльләнүче дусларга! Бәйгегә шигырьләр бик күп килде. Без аларның иң-иңнәрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Ә бәйге җиңүчесе Тәбәрледән 73 яшьлек Әнисә апа ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАны ихластан котлап, редакциянең Рәхмәт хатын һәм Яңа ел күчтәнәче тапшырабыз.
Бала-чагалар үстереп
Гөрләгән чаклар кая?
Ялгыз калгач бик зур иптәш -
Этең дә ярап куя.
Минем дә бар шундый дустым,
Ишек алдында иптәш.
Чыксам, өреп каршы ала,
Гүя бирә ул киңәш:
"Ялгыз калганга борчылма,
Ул синнән генә калмас.
Балаларың кайтып тора,
Алар сине ташламас.
Мин булырмын тугры иптәш,
Чит-ятларга карамам.
Майлы калҗа бирсәләр дә
Ятлар кулын яламам".
Әнисә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Тәбәрле авылы.
Бу Яңа ел - Эт елы бит,
Исеңдә тот син шуны.
Этләр шундый: хуҗам юк дип,
Яламый чит-ят кулны.
Тик үзенең хуҗасына
Тугрылыклы эт халкы.
"Эт - кешенең дусты" диеп
Әйтүчеләр бик хаклы.
Йорт-җирләрне саклый этләр,
Бар санитар, аучылар.
Җинаятьне ачучылар,
Ил чиген саклаучылар.
Озакламый эт елына
Бар җиһан аяк атлар.
Эт безне терактлардан,
Бәла-казадан саклар.
Фәридә ҖӘМИЛЕВА.
Исәнбай авылы.
Кешеләрнең якын дусты
Эт булган гомер бакый.
Бәндә берсен-берсе сата,
Этләр тугрылык саклый.
Җүнсез бәндәләргә "эт" дип,
Рәнҗетәләр этләрне.
Эт булып карасын әле
Кешеләрнең күпләре.
Наилә ХАРИСОВА.
Әгерҗе шәһәре.
Этләр шундый: хуҗам юк дип,
Яламый чит-ят кулны.
Кайбер кеше дә эт кебек
Булалмый тугры җанлы.
Этләр өрсен тик кирәккә,
Юкка-барга өрмәсен.
Тыныч, имин каршы алыйк
Яңа елның иртәсен.
Рушания БАЙТИМЕРОВА.
Әгерҗе шәһәре.
Этләр шундый: хуҗам юк дип,
Яламый чит-ят кулны.
Яңа елның символы ул,
Онытмыйк, дуслар, шуны.
Кешеләрнең тугры дусты
Булган ул бик электән.
Үз хуҗасын онытмаган,
Һәрчак булган бик күндәм.
Рима ЗАРИПОВА.
Кичкетаң авылы.
Этләр шундый: хуҗам юк дип,
Яламый чит-ят кулны.
Алар үз хуҗасын көтә,
Этләр тугры, акыллы.
Сез дә бу җан ияседәй
Тугрылыклы булыгыз.
Шул чыгында тыныч булыр
Сезнең тормыш юлыгыз!
Раилә БАРИЕВА.
Уразай авылы.
Эт елы җиһанга килә,
Яңа ел котлы булсын!
Мул ризык, сый-хөрмәтләрдән
Өстәлләр тулып торсын.
Дөньялар тыныч булсын,
Дуслар гел килеп торсын.
Эт кешегә дус булса да
Чын дустың эт булмасын.
Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Кодаш авылы.
Этләр шундый: хуҗам юк дип,
Яламый чит-ят кулны.
Тугры юлдаш була белә,
Аера уңны-сулны.
Эт елы байлык китерсен,
Уңышлар күп, мул булсын.
Этләр өреп торса торсын,
Дөньялар имин булсын!
Рәмзия ҖИҺАНГӘРӘЕВА.
Кичкетаң авылы.
Этләр шундый: хуҗам юк дип,
Яламый чит-ят кулны.
Алар да кешеләр кебек
Беләләр юксынуны.
Мин кайтканга бик сөенә
Тиз-тиз чаба каршыма.
Тугры булганлыгы өчен
Рәхмәт әйтәм мин аңа.
Динара ЛАТЫЙПОВА,
4 мәктәп укучысы.
Этләр шундый: хуҗам юк дип,
Яламый чит-ят кулны.
Имин булып, тыныч кына
Каршылыйк Яңа елны.
Рәмзия СИБГАТУЛЛИНА.
Пугачево авылы.
Этләр - бик акыллы хайван,
Хуҗа белән үтә юлны.
Этләр шундый: хуҗам юк дип,
Яламый чит-ят кулны.
Тәслимә ГАЛИЕВА.
Әгерҗе шәһәре.
Этләр шундый: хуҗам юк дип,
Яламый чит-ят кулны.
Тамагын туйдыру өчен
Таба ул кирәк юлны.
Әйдә, дуслар, Эт елында
Яшәек бердәм булып.
Тыныч, имин булсын еллар,
Табыннар торсын тулып.
Алия НУРИЕВА.
Тирсә авылы.
Этнең холкы шундый инде:
Яламый чит-ят кулны.
Хуҗасын саклый-яклый ул,
Аера ятны, дусны.
Уенчык итмәсәк иде
Этне безнең кулларда.
Һәрбер елда булыйк без дус,
Кайгыртучан хуҗа да!
Зөлфәт ГАТИН.
Барҗы-Умга авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев