“Әгерҗе хәбәрләре“нең хөрмәтле шоферы вафат
Бүген иртән "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе коллективы кайгылы хәбәр алды: төнлә хөрмәтле хезмәттәшебез, күп еллар шофер булып эшләгән Рафис Җәүдәт улы Ситдыйковның йөрәге тибүдән туктаган. Рафисны без оста шофер булганы, төгәллеге, пөхтәлеге, тыйнаклыгы өчен бик тә хөрмәт итә идек. Ерак юлга да куркып чыкканыбыз булмады, чөнки рульдә Рафис булганда, исән-имин йөриячәгебезгә...
Бүген иртән "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе коллективы кайгылы хәбәр алды: төнлә хөрмәтле хезмәттәшебез, күп еллар шофер булып эшләгән Рафис Җәүдәт улы Ситдыйковның йөрәге тибүдән туктаган.
Рафисны без оста шофер булганы, төгәллеге, пөхтәлеге, тыйнаклыгы өчен бик тә хөрмәт итә идек. Ерак юлга да куркып чыкканыбыз булмады, чөнки рульдә Рафис булганда, исән-имин йөриячәгебезгә ышана идек.
Узган атнада гына 56 яшен тутырган хезмәттәшебезнең киләчәккә планнары да зурдан иде, тик аларга чынбарлык булырга язмаган икән.
Гаиләсенең ышанычлы терәге, улы белән белән кызының сөекле әтисе, безнең хөрмәтле хезмәттәшебез булып озак вакытлар күңелдә сакланыр ул.
Урының җәннәттә булсын, Рафис. Гаиләңнең олы хәсрәтен чын күңелдән уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев