“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында “Әнием елмаюы“ исемле бәйге игълан ителә
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – иң матур бәйрәмнәрнең берсе Әниләр көне.
Әлеге бәйрәм якынлашканда “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы сайтында “ӘНИЕМ ЕЛМАЮЫ“ исемле бәйге игълан итәбез. 9 ноябрьгә кадәр газиз кешегезнең елмаеп төшкән фотосын agr-vesti@mail.ru электрон почтасы аша редакциягә юллагыз. Аннан сайтта тавыш бирү башланачак. 23 ноябрьдә җиңүчене билгелибез.
Иң матур фотолар бәйрәм санында газетада басыла. Сездән фотолар көтәбез, дуслар! Исем-фамилиягезне, әниегезнең исемен, яшәү урынын күрсәтергә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев