Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы баш мөхәрриренә – илле яшь

“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы баш мөхәррире Дания Зәңгир кызы Абзалиеваны 50 яшьлек матур юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Район газетасы һәр укучы күңеленә барып җитсен өчен бар тырышлыгын куючы, яңа идеяләр белән янучы бик тә тәвәккәл, зирәк, үз эшенең чын остасы, авыр чакта терәк булырга сәләтле, гади һәм кешелекле булган җитәкчебезгә хөрмәтебез дә, рәхмәтебез дә зур. Алга таба да кулга-кул тотынып эшләргә, бердәм булып яңа үрләр яуларга язсын.

Сезнең өчен өзелеп яшәүче җәмәгатегез, балаларыгыз белән сөенеп-шатланып, аларның уңышларына сөенеп, туганнарыгыз белән гөрләшеп, матур, рәхәт итеп еллар арты елларны узарга насыйп булсын. Сәламәтлек, гаилә шатлыгы, мул тормыш, сөенеч-шатлыклар телибез. 

Хөрмәт белән “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясе коллективы, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев