“Әгерҗе хәбәрләре" яңа Lada Granta автомобиле ачкычына ия булды
Редакциягә - яңа автомобиль
Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренә яңа автомобильләр тапшырды.
– Медиа хезмәткәрләре мобиль булырга тиеш. Шәһәрдә җәмәгать транспортында, таксида да йөреп була. Район-шәһәрләрдә гел йөреп, хәрәкәтләнеп торасыз, шуңа бу машиналар эшегездә зур ярдәм булачак, – дип белдерде Президент.
“Әгерҗе хәбәрләре” район газетасы редакциясе дә яңа Lada Granta автомобиле ачкычына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев