Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе көллиятен тәмамлаган егет Сириягә командировкасы турында сөйләде

Бер минут тынлык игълан ителде

Гражданлык-патриотик һәм спорт-массакүләм чаралар айлыгы кысаларында Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы төркемнәрендә "Шундый һөнәр бар - Ватанны саклау!" темасына сыйныф сәгатьләре узды.

С/20 группасына кадерле кунак - Тарасов Ярослав килде. Ул әлеге көллиятне тәмамлаганнан соң тормышындагы үзгәрешләр: армиягә чакырылуы, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүе, Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашуы һәм хәтта Сириягә командировкага баруы турында сөйләде. Студентлар Ярославның значокларын һәм медальләрен кызыксынып карады. Әңгәмә дусларча җылы шартларда узды.

Ә Э/20 төркемендә беренче курс студентлары махсус билгеләнештәге гаскәрләрнең тарихы белән таныштылар. Алар "Альфа" һәм "Вымпел" төркемнәрен төзү, әлеге элиталы бүлекчәләр эшенең төп юнәлешләре, контртеррористик операцияләрдә катнашу турында җентекләбрәк белделәр.

Дәрес ахырында балалар һәлак булган сакчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев