Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе локомотив депосы машинисты Илдар Галимҗанов: "Тимер юлда 40 ел эшләү дәверендә мин бер нәрсәгә инандым.."

"Коллектив булып эшләгәндә генә нәтиҗә яхшы була.."

“Тимер юлда 40 ел эшләү дәверендә мин бер нәрсәгә инандым: кеше ялгызы гына бернинди уңышка ирешә алмый. Безнең җаваплы, катлаулы эштә бигрәк тә. Бер коллектив булып эшләгәндә генә нәтиҗә яхшы була”, – ди Әгерҗе локомотив депосы машинисты Илдар ГАЛИМҖАНОВ. 

ПОЕЗДЛАРГА ГАШЫЙК БУЛДЫМ

Илдарга 6 яшь булганда, аның әти-әнисе Кукмарадан Әгерҗегә күченә. Әтисен бирегә халык судьясы итеп җибәрәләр. Зур узел станциясенә килеп эләккән малай шул чакта ук поездларга гашыйк була. 

–    Гаиләбездә тимерьюлчылар булмаса да, миңа әлеге һөнәр насыйп булган, күрәсең. Лубян урман техникумына барырга җыенсам да, аягымны сындыру сәбәпле, бара алмый калдым. Үзебезнең тимер юл училищесына укырга керергә туры килде, – дип сөйли Илдар Фәрит улы. – Әмма минем бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Үз эшемне бик тә яратам, бердәм коллективыбызны хөрмәт итәм. 

ГОМЕРЛЕК ДӘРЕСЛӘР

Иң беренче чиратта, остазларына рәхмәтле ул. 

–    Минем беренче тәрбиячем мастер Петр Неклюдов булды. Ул безне, иң беренче чиратта, хезмәт белән тәрбияләде. Ул чакта училищеда остаханәләр бар иде.

Без шунда үзебез эш кораллары һәм инструментлар ясадык. Моннан тыш, Петр Егорович дусларны кыерсытырга ирек бирмәскә, берең өчен берең җан атып торырга өйрәтте. Икенче тәрбиячем – машинист Дамир Даутов. Мин хезмәт юлымны Дамир Муллаяновичның ярдәмчесе булып башладым. Ул мине һөнәремнең барлык нечкәлекләренә өйрәтте, –  дип сөйли. 

Бер елдан соң егетне Казанга машинистлыкка укырга җибәрәләр. Аны тәмамлаганнан соң юлламаны инструктор Нурсәл Хәбибуллиннан ала. 

–    Шушы өч остазның дәресләрен мин гомерлеккә истә калдырдым, – дип елмая инде хәзер үзе дә бай тәҗрибәле машинист. 

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев