Әгерҗе малай-кызлары Артекка юллама ота алалар
"Артек"та ял итү турында совет чорларында да, хәзер дә кайсы гына бала хыялланмый икән?! Замана балаларына мондый мөмкинлек бар. Моның өчен кулга каләм һәм кәгазь алып хат яязарга гына кирәк. "Артек" халыкара балалар үзәге һәм "Россия почтасы" беренче тапкыр балалар хатларына ачык бәйге игълан итәләр. Бу ярышта 10-16 яшьлек укучылар...
"Артек"та ял итү турында совет чорларында да, хәзер дә кайсы гына бала хыялланмый икән?! Замана балаларына мондый мөмкинлек бар. Моның өчен кулга каләм һәм кәгазь алып хат яязарга гына кирәк.
"Артек" халыкара балалар үзәге һәм "Россия почтасы" беренче тапкыр балалар хатларына ачык бәйге игълан итәләр. Бу ярышта 10-16 яшьлек укучылар катнаша ала. Моның өчен 16 апрельгә кадәр "Мин "Артек"ка барырга телим" дигән темага хат язарга һәм әлеге халыкара балалар үзәгенә җибәрергә кирәк. Бәйгегә "Артек"ның туган көнендә - 16 июньдә йомгак ясалачак.
Узган елның августында "Россия почтасы" һәм Кырым почтасы ярдәме белән "Артек"та "Артек почтасы"дигән үзәк ачылды. Анда балалар почта һөнәрләре, хат язу тарихы белән таныша, почта операторлары турында бик күп нәрсә белә алалар.
- Хәзер талантлы һәм иҗатка сәләтле балаларга артеклыларның зур һәм дус гаиләсенә кушылу мөмкинлеге туды, - ди Россия почтасы генерал ьдиректоры урынбасары Сергей Тимошин.
"Мин "Артек"ка барырга телим" бәйгесендә катнашырга теләүчеләр кулдан хат язарга һәм аны конвертка салып (уведомление белән) түбәндәге адреска җибәрергә тиеш: 298645, Республика Крым, пгт. Гурзуф, Международный детский центр "Артек" , "Почта Артек", конкурс письма "Я хочу в "Артек".
Конкурс шартлары белән "Артек"ның сайтында таныша аласыз: www.artek.org.
Ягез, яшь дуслар, кулга каләм алыгыз да хат язарга утырыгыз әле. Бәлки, сезгә дә "Артек"ка бару бәхете елмаер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев