Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе мәктәбе укучылары яңа чирекне яңача башлады

Татар телен укытуга кагылышлы мәсьәләгә битараф булмаганнар түземсезлек белән Татарстан Дәүләт Советының 33нче сессиясен көттеләр. Чөнки анда бу проблемага нокта куелырга тиеш кебек иде. Нокта куелмады. Әмма "Алга таба балаларга татар теле ничек укытылыр? Әлеге фән укытучылары эшсез калмасмы?" кебек күпләрне борчыган сорауларга ачыклыклар кертелде. Бер укытучы да эшсез калмаячак...

Татар телен укытуга кагылышлы мәсьәләгә битараф булмаганнар түземсезлек белән Татарстан Дәүләт Советының 33нче сессиясен көттеләр. Чөнки анда бу проблемага нокта куелырга тиеш кебек иде.

Нокта куелмады. Әмма "Алга таба балаларга татар теле ничек укытылыр? Әлеге фән укытучылары эшсез калмасмы?" кебек күпләрне борчыган сорауларга ачыклыклар кертелде.

Бер укытучы да эшсез калмаячак

- Без ышандырып әйтәбез: бер генә татар теле мөгаллиме дә уку елы уртасында эшсез калмаячак. Һәр мәктәп буенча юл карталары бар. Укытучыларга кабат әзерләү курслары узу йә башка ысул тәкъдим ителәчәк. Рус теле укытучыларына ихтыяҗ килеп тумасын өчен дә барысын да эшләячәкбез. Бу уңайдан мәктәпләр тыныч булырга тиеш. Безнең яктан хокук, законга каршы бер адым да ясалмаячак, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина әйтүенчә, безнең районда да бер генә укытучы да эшсез калмаган, әмма дәресләре кимегән. Рус теле укытучыларына эш, киресенчә, арткан.

- Районыбызның рус, татар, мари, удмурт теле укытучылары исеменә бик күп мактау сүзләре җиткерергә мөмкин. Республикада уздырыла торган һөнәри бәйгеләр булсынмы, Россия күләмендәме, аларда тел укытучылары дәрәҗәле урыннар алып, грантларга лаек булалар. Төбәк олимпиадаларында иң күп призлы урыннар алучы укучылар - шушы фәннәрдән, - дип дәвам итә район мәгариф идарәсе начальнигының укыту-методика эшләре буенча урынбасары Аидә Йосыпова. - Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре дә бездә республиканыкыннан югарырак: Әгерҗе районында уртача балл 74,22 булса, республикада - 72,57. Гомуми дәүләт имтиханы буенча бездә уртача билге - 4,16, республикада - 4,1. Белемне татар телендә бирүче Исәнбай урта мәктәбе укучыларының рус теле буенча уртача баллы - 81,4, шундый ук Салагыш мәктәбенеке - 86,6. Исәнбай мәктәбе республикабызның иң яхшы 20 авыл мәктәбе арасында 8нче урынга чыкты. Татар телендә белем бирүче Кадыбаш урта мәктәбе "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укытуу тәҗрибәсе" грантына лаек булды. Кайсы шәһәр мәктәбен алсак та, анда югары исем алган мөгаллимнәр бар. Әйтергә теләгән фикерем шул: уку-укыту алымнарын дөрес куллана белгәнгә күрә укытучыларыбыз менә шундый уңышларга ирешеп килделәр. Киләчәктә дә аларның берсе дә югалып калмас, үзе сайлаган юлдан тайпылмас дип ышанабыз.

Яңа чирекне - яңача

- Укучылар өчен татар теле, дәүләт теле буларак, ике сәгать күләмендә кала. 10-11 сыйныфларда татар телен өйрәнү ирекле булыр дип фаразлана, - дип белдерде ТРның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сессиядә.

- Без дә яңа чирекне яңача башлап җибәрәбез, - ди Вәсилә Сафиуллина. - Татар һәм рус телләреннән сәгатьләр саны федераль стандартларга туры китереп эшләнде. Туган телне укыту буенча һәр баланың законлы вәкиленең фикерен исәпкә алу максатыннан гаризалар яздырылды.

Әлегә менә шулар. Туган телгә кагылышлы мәсьәләгә депутатлар алдагы сессиядә кире әйләнеп кайтачаклар. Ул бер ай эчендә булыр дип фаразлана.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев