Әгерҗе мәктәбе укучысы – олимпиада призеры
Казанның “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү базасында укучылар арасында татар теле буенча олимпиаданың республика йомгаклау этабы уза.
Рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре өчен татар теле олимпиадасында 4нче мәктәптән 5 сыйныф укучысы Алсу Хафизова һәм Тирсә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Инзилә Асанбаева катнашты. Алсу “Призер” статусына лаек булды. Аны олимпиадага мөгаллимә Фәридә Хафизова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев