Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әгерҗе муниципаль район Советының XVII утырышы узачак

Көн тәртибе

21 апрельдә 14 сәгатьтә район Мәдәният сараенда Әгерҗе муниципаль район Советының XVII утырышы уза. 

Көн тәртибендә:

1.    Әгерҗе муниципаль районында конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы, милләтара конфликтларны иртә кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар турында. 
2.    2021 елда Әгерҗе муниципаль районында кеше һәм гражданнар хокукларын һәм ирекләрен саклау турында. 
3.    Әгерҗе муниципаль районының 2021 елга бюджеты үтәлеше буенча отчетны раслау турында.
4.    Әгерҗе муниципаль районы контроль-хисап палатасының 2021 елдагы отчеты турында. 
5.    Әгерҗе муниципаль районы муниципаль хезмәтенең һәм Бердәм аттестация комиссиясенең вакантлы вазифаларын алыштыруга бәйге уздыру буенча Бердәм конкурс комиссиясе турында.
6.    Әгерҗе муниципаль районы Советының 2016 елның 15 декабрендә кабул ителгән 13-3 санлы «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында муниципаль-шәхси партнерлык турындагы нигезләмәне раслау хакында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
7.    Әгерҗе муниципаль районы Советының 29.06.2021 ел, 10-3 санлы карары белән расланган Әгерҗе муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында. 
8.    Әгерҗе муниципаль районы Советының «2022 елга Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның Фараз планын (программасын) раслау турында"гы 15.12.2001 ел, 13-2 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

Ххх

Утырышка район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырылалар.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев