Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе музеенда Бүләк итү көннәре старт алды

11-15 апрельдә Әгерҗе районының тарих һәм мәдәни мирас музеенда Бүләк итү көне уза. Шундый ук акция музейның Иж-Бубыйдагы, Тәбәрледәге, Салагыштагы филиалларында да оештырыла. Бу көннәрдә районда яшәүчеләр тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия фотография, документ һәм башка шундый әйберләрне музейга тапшыра алалар. Бүләк итү көне - безнең йөрәккә якын әйберләрнең гомерен...

11-15 апрельдә Әгерҗе районының тарих һәм мәдәни мирас музеенда Бүләк итү көне уза. Шундый ук акция музейның Иж-Бубыйдагы, Тәбәрледәге, Салагыштагы филиалларында да оештырыла.

Бу көннәрдә районда яшәүчеләр тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия фотография, документ һәм башка шундый әйберләрне музейга тапшыра алалар.

Бүләк итү көне - безнең йөрәккә якын әйберләрнең гомерен озайту мөмкинлеге ул. Күпләребезнең йортларындагы киштәләрдә тарихи чор, үткән еллар, узгандагы вакыйгаларны чагылдыручы әйберләр ята. Алар киләчәк буынга элеккеге чорлар, илебездәге тормыш, әби-бабайларыбыз турында сөйли ала бит.

Быелгы Бүләк итү көне Әгерҗенең 370 еллыгына багышлана. Шуңа күрә Әгерҗе һәм район тарихына кагылышлы фотографияләрне бүләк итеп музейларга тапшырсагыз, без бик тә рәхмәтле булыр идек. Моның өстенә, без быел 1928 елның 22 июненнән алып 1945 елның 3 сентябренә кадәр аралыкта дөньяга килгән сугыш елы балалары турында материаллар да җыябыз. Безне аларның сугыш чорына туры килгән авыр балачаклары турындагы мәгълүмат аеруча кызыксындыра.

Гомумән без элеккеге чорны чагылдырган савыт-саба, статуэтка, көнкүреш әйберләре, документлар, фотографияләр һәм башка шундый тарихи материалларга шат булыр идек.

Сезне Сәетов урамы, 8нче йортта урнашкан музеебызда 9-16 сәгатьләрдә көтеп калабыз. Телефоныбыз - 22757.

Рәмзилә Шакирова,

музей директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев