Әгерҗе педагоглары Казаннан призерлар исемен яулап кайтты
Татарстанда VI республика педагогик укулар узды
6 апрельдә Казан шәһәре Яңа-Савин районының Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 71 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбендә күренекле татар мәгърифәтчеләре, педагоглары һәм җәмәгать эшлекләренә багышланган VI республика педагогик укулар булды.
Безнең районнан 1 нче санлы балалар бакчасыннан Налия Дәүләтшина һәм Елена Шәвәлиева «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен PowerPoint программасында триггерлар ярдәмендә интерактив уеннар булдыру» дигән темага мастер-класс күрсәтеп 2 нче урынга лаек булдылар.
Район җитәкчелеге тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләре белдереп, алга таба да уңышлар тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев