Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районы делегациясе Казанга тантаналы чарага китте

Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Аңа кадәр һәр муниципаль район делегациясе Җиңү Паркында Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкчелегендә Әгерҗе районыннан...

Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Аңа кадәр һәр муниципаль район делегациясе Җиңү Паркында Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкчелегендә Әгерҗе районыннан да әлеге тантаналы чарага делегация китте. Болар - хәрби комиссар Илгиз Галиев, "Юнармия" хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе Ринат Шакиров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Илфат Шаракин, Әнвәр Шәрәфиев, юнармеец Вадим Самайлович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев