Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы белән Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәр округы туганлашты

Килешүне муниципаль берәмлек башлыклары имзалады.

Татарстанның Əгерҗе районы белән Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәр округының туганлашуы турында килешү төзелде. Килешүләргә кул кую бүген Екатеринбургта Свердловск өлкәсе халыклар иҗаты йортының зур концерт залында Милли үсеш стратегиясе турында фикер алышу чарасында үтте. Чарага Урал төбәгеннән меңнән артык кеше җыелды.

  • Красноуфимск Уфа елгасы буенда урнашкан тарихи шәһәр, биредә 38 меңнән артык кеше яши.

Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне сәхнәдә Татарстанның Əгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров һәм Свердловск өлкәсе Красноуфимск шәһәр округы башлыгы Вадим Артемевских имзалады.

Моннан тыш, Свердловск өлкәсенең Артемовский районы һәм Татарстанның Баулы районы, Свердловск өлкәсенең Түбән Сергин районы белән Татарстанның Кукмара районы арасындагы хезмәттәшлек турында килешү озайтылды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/16/180979/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев