Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районы фермерлары зур семинарда катнаштылар

Үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар

Тирсә Мәдәният йортында «Кече хуҗалыкларны үстерүнең практик тәҗрибәсе» темасына зур семинар узды. Анда район җитәкчелеге, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, Казан кооператив институты, «Татарстан Республикасы кооператив берлеге» авыл хуҗалыгы кооперативларының ревизия берлеге, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ вәкилләре, шулай ук Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Тукай районнарыннан чакырылган кунаклар катнашты.

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Азат Вәлиев, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин мөрәҗәгать иттеләр.

- Бүгенге чара барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга булып тора. Мондый семинарлар яңа белемнәр алырга һәм алдынгы хуҗалыклар белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Азат Рөстәм улы Вәлиев.

Очрашу барышында спикерлар фермалар төзү тарихы белән уртаклаштылар, башлангыч этапларда очрашырга туры килгән авырлыклар турында җентекләп сөйләделәр, катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Чыгышлар аквакультура, кошчылык, умартачылык, сарыкчылык, кәҗә, атчылык темаларына, шулай ук балык һәм кош итен эшкәртү, сарымсак, рапс һәм вика үстерү темаларына багышланган иде.

Семинар турында зур материалны газетабызның алдагы саннарының берсендә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев